Кабо-Вердеда ислам

Кабо-Верде дәүләтендә азчылык дине

Кабо-Вердеда ислам (порт. O Islã em Cabo Verde, гарәп. الإسلام في الرأس الأخضر‎) ― Кабо-Верде дәүләтендә азсанлы тарафдарлары булган, әмма тиз үсеш ала баручы дин [1].

Кабо-Верденың дәүләт флагы
Кабо-Верденың топографик картасы

Тарих үзгәртү

Кабо-Вердеда яшәүчеләрнең күбесе ― христианнар. Католик дине тарафдарлары, күп гасырлык Португалия идарәсе йогынтысында ныгыган, илдә бердәнбер эре дини җәмгыятьне тәшкил итә: 2010 елга ― ил халкының ~80 % ы[2].

Ислам үзгәртү

Ислам ― илдә иң зур азчылык дине булып тора[3]. Кабо-Верденың мөселман җәмгыяте ― аз санлы, әмма тиз үсеш ала баручы дини җәмгыять[1]. Ислам бу илгә Көнбатыш Африкадан үтеп кергән. Кабо-Верде мөселманнары ― күпчелек, Сенегалдан һәм башка Африка дәүләтләреннән күчкән мөһаҗирләр яки элекке мөһаҗирләрнең биредә төпләнгән нәселе. Мөселманнар Кабо-Вердеда сәүдә (вак сәүдә, сувенирлар сату) белән шөгыльләнә. Кабо-Вердеда мөселманнарның төгәл саны турында ышанычлы мәгълүмат чыганаклары юк[1].

Җирле A Semana (Атна, en) басмасында чыккан мәгълүмат буенча, Кабо-Верде мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен (Мәүлид бәйрәме) билгеләп үтәләр[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Cape Verde, U.S. Department of State. 12 декабрь 2016 тикшерелде.
  2. State.gov
  3. International Religious Freedom Report 2007: Cape Verde. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007). This article incorporates text from this source, which is in the public domain.
  4. Comunidade Islâmica em Cabo Verde celebra o nascimento do profeta - Primeiro diário caboverdiano em linha - A SEMANA. www.asemana.publ.cv. әлеге чыганактан 2016-10-11 архивланды. 2016-12-12 тикшерелгән.