Ихсан Дограмаҗи (төр. İhsan Doğramacı; 1915 елның 3 апреле, Әрбил, Госман империясе2010 елның 25 феврале, Әнкара, Төркия) — танылган Төркия табиб-педиатры, җәмәгать эшлеклесе.

Ихсан Дограмаҗи
Туган телдә исем төр. İhsan Doğramacı
Туган 3 апрель 1915(1915-04-03)[1]
Әрбил
Үлгән 25 февраль 2010(2010-02-25)[2][1][3] (94 яшь)
Әнкара, Төркия
Үлем сәбәбе полиорганная недостаточность[d]
Күмү урыны Әнкара
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Гарвард университеты, Сент-Луистагы Вашиңтон университеты[d], Истанбул тыйб мәктәбе[d][4], Гарвард университеты һәм Әнкара университеты[d]
Һөнәре педиатр, филантроп, фәнни хезмәткәр, галим
Эш бирүче Әнкара университеты[d], Университет Хаджеттепе[d] һәм Билкәнт университеты[d]

 Ихсан Дограмаҗи Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1915 елда Гыйракның Әрбил шәһәрендә Гыйрак төркмәннәре гаиләсендә туа. Аның әтисе, Али-паша Дограмаҗи, Әрбил мэры, ә ана линиясе буенча бабасы Мәхмәт Али Кирдар, Кәркүк Госман парламенты әгъзасы була. Истанбул университетының медицина факультетын тәмамлаган, аннары Әнкара хастаханәләренең берсендә практика үткән. 1949 елда Әнкара университетының медицина факультеты доценты була, ә 1954 елда профессор исемен ала. Алдагы елларда Әнкара университеты, Якын Көнчыгыш техник университеты ректоры вазыйфасын били, Париж университетында укыта.

1967 елда Хаджеттепе университетына, ә 1984 елда Билькент, Төркиянең беренче шәхси университетына нигез сала.

Ихсан Дограмаҗи өч бала әтисе була. Олы улы Али Дограмаҗи — Әнкара Билькент университеты ректоры.

2010 елның 25 февралендә Хаджеттепе (Төркия) университеты хастаханәсендә полиорган җитешсезлек нәтиҗәсендә вафат була[5].

Эшчәнлек үзгәртү

1968 елдан президент, 1977 елдан 1992 елга кадәр башкарма директор, 1992 елдан Халыкара педиатрлар ассоциациясенең (IPA) мактаулы президенты.

1964—1973 елларда Аурупа ректорлары конференциясе идарәсе әгъзасы була, 1981 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр Халыкара югары белем бирү конференциянең комитеты составына керә.

1976 елдан 1982 елга кадәр Бөтендөнья cәламәтлек оешмасының башкарма советы әгъзасы, 1959 елдан 1985 елга кадәр ЮНИСЕФ башкарма комитеты әгъзасы була, ике тапкыр әлеге оешма идарәсе рәисе итеп сайлана. 1958 елдан 2003 елга кадәр ЮНИСЕФ Төркия милли комитеты президенты була[6].

 
Ихсан Дограмаҗи һәйкәле

Дограмаджи Һиндстан, Франция милли медицина академиясенең, АКШ педиатрлар академиясенең, Азәрбайҗан милли фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы була. Бөтендөнья cәламәтлек оешмасы кысаларында «Ихсан Дограмаҗи гаилә сәламәтлеген саклау фондын»[7] гамәлгә куючы һәм «Төркия-Азәрбайҗан дуслыгы җәмгыяте» рәисе.

Ихсан Дограмаҗи Бөтендөнья cәламәтлек оешмасы уставына кул куйган иң соңгысы була (Нью-Йорк, 1948 ел)[8].

Бүләкләр үзгәртү

  • «Гейдар Алиев» ордены (2005 елның 29 апреле, Азәрбайҗан) — Төркия Республикасы белән Азәрбайҗан Республикасы арасында фәнни һәм мәдәни элемтәләрне урнаштыруда һәм үстерүдә аерым казанышлары өчен[9].
  • «Бәйсезлек» ордены (2000 елның 22 апреле, Азәрбайҗан) — Азәрбайҗан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында фәнни һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдәге зур казанышлары өчен[10].
  • Почётлы легион ордены офицеры (Франция).
  • Польша Республикасы каршындагы казанышлары ордены командоры (Польша).
  • Финляндияның Арыслан ордены командор хачы (Финляндия).
  • 5 нче дәрәҗә Мария җиренең хач ордены (Эстония).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Académie nationale de médecine
  2. http://www.turkishweekly.net/news/98408/founding-president-of-turkey-39-s-higher-education-board-prof-ihsan-dogramaci-passes-away.html
  3. Base biographique
  4. https://www.bilkent.edu.tr/hocabey/biography.html
  5. Скончался профессор Ихсан Дограмачи " Deyerler AIN, archived from the original on 2021-07-30, retrieved 2021-07-30 
  6. ЮНИСЕФ. Члены Исполнительного Совета с 1946 года.Unicef.org
  7. World Health Organization. Ihsan Dogramaci Family Health Foundation Fellowship and Prize.
  8. The first ten years of the World Health Organization. Geneva, 1958. (PDF), archived from the original (PDF) on 2009-12-29, retrieved 2021-07-30 
  9. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики от 29 апреля 2005 года № 787 «О награждении И. А. Дограмаджи орденом «Гейдар Алиев», archived from the original on 2021-07-14, retrieved 2021-07-30 
  10. Указ Президента Азербайджанской Республики от 22 апреля 2000 года № 330 «О награждении И. А. Дограмаджи орденом «Независимость», archived from the original on 2021-07-14, retrieved 2021-07-30 

Сылтамалар үзгәртү