Иске Рәҗәп музее

Иске Рәҗәп авылы музее (Спас районы, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Иске Рәҗәп мәктәбе тарих-туган якны өйрәнү музее (рус. Историко-краеведческий музей Иске Рязяпской средней общеобразовательной школы) ― Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылында урнашкан музей. Федераль статуска ия [1].
Музей директоры (җәмәгать башлангычында) ― Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин (1924―2022) [2][3], ТР атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, мәктәптә 60 ел тарих укытучысы булып эшләгән, пенсионер, мәктәп музее директоры, 1965 елдан Иске Рәҗәп авылы ветераннар советы рәисе.

Иске Рәҗәп музее
Музей урнашкан мәктәп бинасы күренеше
Музей урнашкан мәктәп бинасы күренеше
Нигезләү датасы 1965
Урын 422865, РФ, Татарстан байрагы Татарстан, Спас районы, Иске Рәҗәп, Ленин ур., 36
Сайт iske-ryazyap/sch

Татарстан АССР Куйбышев (1991 елдан Спас) районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1951 елдан бүгенге көнгә кадәр туган якны өйрәнү түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк белән 1951―2006 елларда Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин җитәкчелек иткән. Түгәрәккә йөрүче укучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш елларындагы авыл, һәлак булучылар турында, гомумән, Иске Рәҗәп авылы тарихы, мәктәп тарихы турында материаллар җыя башлаган, нумизматика белән шөгыльләнгән. Башта мәктәптә «Хәрби һәм Хезмәт даны почмагы» (бүлмәсе) ачалар, 90 яшь тулу уңаеннан (1960 елның 22 апрелендә) В. И. Ленин музее ачыла (материаллар бүген дә музей архивында саклана). Әлеге музей базасында «Туган якны өйрәнү музее» өчен экспонатлар туплана. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгына 1965 елның 9 маенда мәктәптә «Тарих-туган якны өйрәнү музее» ачыла. Мәктәп дирекциясе музей булдыру өчен бүлмә биргән. Шул ук көнне авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачыла [4]. 2010 елның 8 маенда авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм сәяси репрессия корбаннары истәлегенә мемориал ачылган.

2005 елның 3 октябрендә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең яңа бинасын ачалар, һәм музей яңа мәктәп бинасына күчерелә. Мәктәпнең яңа бинасында музейда реставрация эшләре башкарыла.

Музей белән 2001 елдан (пенсиягә чыккан көннән) Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, сугыш ветераны Гыйззәтуллин Зиннәтулла Гыйззәтулла улы җитәкчелек иткән [5].

1965 елның маеннан 2010 елның 1 маена кадәр музейда барлыгы 47998 кеше булган.

Музей бүлекләре

үзгәртү
 
Музейның эчке күренеше
  • I бүлек. Иске Рәҗәп авылы борынгы заманнардан Октябрь революциясенә кадәр.
  • II бүлек. Иске Рәҗәп авылы революция һәм гражданнар сугышы елларында.
  • III бүлек. Иске Рәҗәп авылы 1945 елга кадәр коллективлашу елларында.
  • IV бүлек. Мәдәният.
  • V бүлек. Мәгариф.
  • VI бүлек. Иске Рәҗәп авылы Бөек Ватан сугышы елларында.
  • VII бүлек. Иске Рәҗәп авылы 1950―1980 елларда.
  • VIII бүлек. Иске Рәҗәп урта мәктәбендә 1941 елның беренче чыгарылышы.
  • IX бүлек. Иске Рәҗәп урта мәктәбенә 90 яшь [6]

һ.б.

Күргәзмәләр

үзгәртү

һ.б.

Экспонатлар

үзгәртү

Музейның гомуми мәйданы ― 52,5 кв.м. Музей фонды: экспонатларның гомуми саны ― 594, төп фондта 446, ярдәмче фондта ― 148 саклау берәмлеге.

  • 1695 елда игълан ителгән Иске Баран (Иске Рәҗәп) авылы крестьяннарына җирне беркетү турында патша Петр I Указы.
  • стеллажларда хезмәт кораллары, йорт-көнкүреш җиһазлары, кием-салым, аяк киемнәре, чабата, оеклар һ. б.
  • «Калалар өсте» крепосте җирлегендә табылган XIII гасыр сөңге очы
  • Романовлар патшалыгының 300 еллыгы медале
  • совет мәктәбенең беренче укытучылары: Фәйзрахман Галимҗанов, Хәсән Усманов, Хаҗи Сәлмушев турында материаллар
  • Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган 272 кеше исемлеге
  • Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлаган 196 укытучы исемлеге
  • Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлаган 50 күренекле шәхеснең фотосурәте
  • һ. б.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү