Ирина Шәйхелисламова

Ирина Шәйхелисламова яки Ирина Шейк (урысча Ирина Валерьевна Шайхлисламова, инглизчә Irina Shayk) - Русия фотомоделе. 2007 елдан һәр елны "Sports Illustrated Swimsuit Issue" АКШ журналында төшерелә, Armani Exchange (2010), Guess (2008—2009), Intimissimi (2007—2009), Beach Bunny (2009), Lacoste (2007), La Perla (2007) брендларының рәсми вәкиле (бите) була.

Ирина Шәйхелисламова
Ирина Шейк
Irina Shayk (Straighten Crop).jpg
Туган телдә исем Ирина Шәйхелисламова
Туган 6 гыйнвар 1986(1986-01-06) (34 яшь)
Чиләбе өлкәсе, Яманъелга, ССРБ
Милләт татар-урыс
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре фотомодель
Эш бирүче Intimissimi[d], Sports Illustrated Swimsuit Issue[d], La Perla[d], Giorgio Armani[d], Lacoste[d], Guess[d], Vogue[d], Elle[d], Harper’s Bazaar[d], Vanity Fair[d], Marie Claire[d], GQ[d], Maxim[d], Cosmopolitan[d], Allure[d], Glamour[d], Victoria’s Secret[d], Cesare Paciotti[d], Morellato Group[d], Аннабелль Сендип Синх[d] һәм Woman[d]
Өйдәш Брәдли Купер һәм Криштиану Роналду

Commons-logo.svg Ирина Шәйхелисламова
Ирина Шейк
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Ирина Чиләбе өлкәсендә, Яманъелга шәһәрендә дөньяга килә. Аның әтисе - татар, әнисе - урыс милләтеннән. Әтисе шахтёр булып эшләгән, үпкәләр авыруыннан иртә вафат булган. Шуннан соң әнисе ике урында эшләргә мәҗбүр булган. Апасы - Татьяна.

Ирина үзенең экзотик кыяфәте татар нәселеннән чыгышы белән бәйли [1].

Шәхси тормышҮзгәртү

Ирина Шәйхелисламова 2014 елга кадәр футболчы Криштиану Роналду белән романтик мөнәсәсәбәтләрдә торган.

2014 елның апреленнән Лос-Анджелеста Һолливуд актеры Брэдли Купер белән яши. 2017 елның апрелендә 31 яшьлек модельнең һәм 42 яшьлек актерның беренче кыз балалары Леа де Сен Шейк Купер (Lea de Seine Shayk Cooper) туган[2][3][4].

Хәйрия эшчәнлегеҮзгәртү

Ирина үзе туган Яманъелга шәһәренә булыша, авыру балаларга операцияләр ясау өчен акча җыя.

2014 ел Олимпия уеннары ачылу тантанасында катнашты.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү