Колсарина Ирена Галинур кызы (22 июнь 1974 ел) — Башкорт дәүләт университетының Башкорт филологиясе, журналистика факультетының рус һәм чагыштырма филология кафедрасы доценты. Филология фәннәре кандидаты (2002).

Ирена Колсарина
Туган 22 июнь 1974(1974-06-22) (49 яшь) яки 1974[1]
Түбән Аллагуат, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре филолог, университет профессоры, доцент, әдәбият белгече, литературовед
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Колсарина Ирена Галинур кызы 1974 елның 22 июнендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Түбән Аллагуат авылында туа. 1996 елда Башкорт дәүләт университетының Башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлый. 19962001 елларда рус филологиясе кафедрасында аспирантурада укый, бер үк вакытта башкаланың 85нче мәктәбендә укытып та йөри.

20012004 елларда Орджоникидзе районының туган телләр укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. 2002 елда Магнитогорск дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый[2].

2002 елдан — Башкорт дәүләт университетының Башкорт филологиясе, журналистика факультетының рус һәм чагыштырма филология кафедрасы ассистенты, 2003 елдан —өлкән укытучы, 2006 елдан — доцент. 20072013 елларда — фән буенча декан урынбасары; 2013-2019 елларда — укыту эше буенча декан урынбасары. Россия гуманитар фән фондының грант проектларын башкаручысы (Мәскәү, 2011,2013), Россия фундаменталь тикшерүләр фондының грант проекты җитәкчесе (Мәскәү, 20182019).

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

ХХ гасырның билгеле рус язучысы С.П.Злобинның иҗади лабораториясен, башкорт-рус фольклор-әдәбият бәйләнешләрен һәм мөнәсәбәтләрен өйрәнү, ХХ гасыр — ХХI гасыр башында рус язучылары ижатында башкорт темасы принципларын һәм репрезентация формаларын өйрәнү. Ирена Колсарина — 200 дән артык фәнни-методик эш авторы. Фәнни-методик мәкаләләре Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Новосибирск, Төмән, Чиләбе, Таулы Алтай, Тамбов, Махачкала һ.б. үткән фәнни-гамәли конференцияләр җыентыкларында, журналларда басыла.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

И. Г. Колсарина — Уфа кала хакимиятенең «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында» БР Законын тормышка ашыру буенча комиссия, Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Уфа шәһәре Орджоникидзе районы мәгариф бүлегенең, шәһәр мәгариф идарәлегенең, БР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре
  • .Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» (2003)
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе (2017)
  • «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы — 2000»республика конкурсы лауреаты
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең яшь галимнәр өчен грант иясе (2007).

Төп хезмәтләре библиографиясе үзгәртү

Монографияләре:

  1. Кульсарина И. Г. Мотивы и образы башкирского фольклора в русской литературе ХХ века. Монография. Уфа: Гилем, 2007. 136 с.
  2. Кульсарина И. Г. Гербы в жизни и творчестве С. П. Злобина. Монография. Уфа: РИЦ БашГУ, 2017. 148 с.
  3. Кульсарина И. Г. Фольклор народов Башкортостана: межэтнические связи и этноязыковая специфика. Монография. Уфа: РИЦ БашГУ, 2019. 144 с. (в соавторстве с Н. Г. Кульсариным).

Учебные пособия:

  1. Кульсарина И. Г. В творческой лаборатории Степана Злобина. Учебное пособие для студентов вузов. Уфа: РИЦ БашГУ, 2005. 146 с.
  2. Кульсарина И. Г. Литературное краеведение. Учебное пособие для студентов вузов. Уфа: РИЦ БашГУ, 2015. 92 с.
  3. Кульсарина И. Г. Проверяй себя сам: практикум по орфографии и пунктуации. Учебное пособие. Уфа: РИЦ БашГУ, 2016. 236 с. (в соавторстве).
  4. Кульсарина И. Г. Организация внеклассной работы по русскому языку и литературе в школе: учебное пособие для студентов. Уфа: РИЦ БашГУ, 2017. 164 с. (в соавторстве).
  5. Кульсарина И. Г. Практикум по развитию речи (на материале краеведения). Учебное пособие. — Уфа: РИЦ БашГУ, 2018. 136 с. (в соавторстве).

Учебно-методические пособия для учителей школ:

  1. Кульсарина И. Г., Махмутова А. С., Хисамова Г. Г. Сборник текстов изложений по русскому языку для общеобразовательных учреждений с родным языком обучения (8-11 классы). Пособие для учителя. Уфа: Китап, 2011. 244 с.
  2. Кульсарина И. Г., Махмутова А. С., Хисамова Г. Г. Сборник текстов изложений по русскому языку для общеобразовательных учреждений с родным (нерусский) и русским (неродным) языком обучения (5-7 класс). Пособие для учителя. Уфа: Китап, 2012. 208 с.
  3. Кульсарина И. Г., Махмутова А. С., Хисамова Г. Г. Сборник текстов изложений по русскому языку. 8-9 классы: для общеобразовательных учреждений Республики Башкортостан с родным (нерусский) и русским (неродным) языком обучения : пособие для учителя. Уфа: Китап, 2013. 168 с.

Сборники фольклорны материалов:

    1. Современное состояние традиционного фольклора русского населения Республики Башкортостан (на материале Дуванского района): сборник фольклорных материалов /сост. Б. Г. Ахметшин, И. Г. Кульсарина, Н. Г. Кульсарин; под общей ред.проф. Б. Г. Ахметшина. — Уфа: РИЦ БашГУ, 2011. 226 с.
    2. Современное состояние преданий, частушек и быличек северо-восточной Башкирии: сборник фольклорных текстов /сост. Б. Г. Ахметшин, И. Г. Кульсарина, Н. Г. Кульсарин; под общей ред.проф. Б. Г. Ахметшина. — Уфа: РИЦ БашГУ, 2013. 212 с.
    3. Современное состояние традиционного фольклора в условиях полиэтнического региона: сборник фольклорных текстов /сост.: И. Г. Кульсарина, Ф. Г. Фаткуллина, Н. Г. Кульсарин, Д. К. Саяхова, Д. К. Саяхова. Под общ. ред. И. Г. Кульсариной. Уфа: РИЦ БашГУ, 2019. 190 с.

Искәрмәләр үзгәртү