«Иннополис лицее» – Иннополис шәһәрендәге белем бирү учреждениесы. Адресы - Квантовый бульвары, 3 нче йорт. Уку оешмасының профиле – физика һәм математика юнәлешләре. Хәзерге вакытта директоры - Сулимова Надежда Алексеевна.

Иннополис лицее

Тарих үзгәртү

Лицей 2016 нчы елның 11 нче гыйнварыннан эшләп килә. Анда укырга керер өчен, математика, рус теле һәм инглиз теле буенча кереш сынаулар үтәргә кирәк. Татар телен камил белү очрагында, инглиз теле урынына татар телен бирү мөмкинлеге бар. Шулай ук әңгәмә этабын үтәргә һәм ирешелгән уңышларны портфолио рәвешендә тәкъдим итү мәҗбүри булып тора.

6 нчы сыйныфлар өчен Лицей базасында әзерлек курслары да эшләп килә.

Лицейда укучыларның белем алу, яшәү һәм туклануы дәүләт тарафыннан финанслана.

Укыту эше барышында Лицей тыгыз рәвештә Иннополис университеты белән хезмәттәшлек итә.

Укыту процессы үзгәртү

Лицейда 7 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр белем алалар. Программа физика-математика белән бәйле дисципланаларны тирәнтен өйрәнүдән һәм IT-технологияләрне кулланырга өйрәнүдән гыйбарәт. Укучылар төркемнәргә бүленеп укыйлар, бер төркемдә – 15 кеше. Лицей каршында интернат эшләп килә.

Лицейның белем бирү программасы сәләтле балаларны укыту һәм тәрбияләүгә юнәлтелгән. Программаның максаты: информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрне актив кулланып, укучыларның иҗади һәм эзләнү сәләтләрен үстерү.

Лицейның үзенчәлекләре булып фәннәрне өйрәнүдә конвергенция алымын куллану тора.

Дәресләрдән соң да укучылар өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге каралган: IT юнәлеше буенча курслар (Quiz, Яндекс Лицей һәм Samsung Class); анимация, инглиз, немец һәм кытай телләрен өйрәнү. Лицеистларның үз юнәлешләре буенча башка гомумбелем бирү оешмалары белән бергә олимпиадаларда чыгыш ясау мөмкинлеге дә бар.

Укучылар өчен спорт секцияләре (йөзү , шахмат , баскетбол , волейбол), хореография, вокал, сынлы сәнгать түгәрәкләре эшли.

Лицей Иннополис Университеты белән тыгыз бәйләнештә тора. Университет белән үзара бәйләнеш кысаларында робототехниканы үзләштү, олимпиадаларга әзерләнү, Университет һәм дөньяның алдынгы IT компанияләре һәм фәнни үзәк галимнәре белән очрашу мөмкинлекләре бар.

Чыганаклар үзгәртү