Мәрданшин Индус Хисмәтулла улы - 1937-2014,Азнакай- "СССР Эчке Эшләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәре" исемен алган отставкадагы подполковник,шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.

Индус Мәрданшин
Туган телдә исем Индус Хисмәтулла улы Мәрданшин
Туган 1 гыйнвар 1937(1937-01-01)
Азнакай
Үлгән 2014(2014)
Җәлил, Сарман районы
Милләт татар
Һөнәре подполковник
Бүләк һәм премияләре ТРның беренче Президенты М.Шәймиевнең истәлекле бүләге

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Индус Хисмәтулла улы Мәрданшин 1937 елның 1 гыйнварында Азнакай авылында туган. Укып бетергәч, төзелештә эшләгән.1956 елдан хәрби хезмәттә булып, «Карусыз хезмәтләре өчен» медальләренең өч төренә дә, « Милиция оешуга 200 ел», «Хезмәт ветераны» медальләренә,Татарстан эчке эшләр министрының мактау кәгазенә лаек була.2014 елда каты авырудан вафат була.Җәлил бистәсендә җирләнә.

Иҗаты үзгәртү

Индус Мәрданшин 32 ел дәвамында җәмәгатьчелек тәртибендә үзе оештырган "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Шагыйрь, дистәгә якын китап авторы.50 гә якын җырларына көй язылган, аерым китаплар нәшер ителгән.Язган шигырьләре, җырлары " Сарман ", Җәлил чаткылары", "Җилләр җилкәне", " Әлмәт җырлый", " Азнакай тамчылары", "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь", "Чаткылардан кабынган ялкын", "Җиде җил дуеныныда", "Гөлстан - иҗатчылар учагы" китапларында, " Мәйдан ","Мәгариф", " Сөенбикә " журналларында, төрле газета битләрендә дөнья күргән."Тамчы җыры" китабы өчен ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең истәлекле бүләге белән бүләкләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

1. Илһамлы Сарман.-Казан:Яз,2017.-352 б

Тышкы сылтамалар үзгәртү