Инга Бикбулатова

татар язучысы, шагыйрә, публицист, мөгаллимә

Инга Хак кызы Бикбулатовататар язучысы, шагыйрә, публицист, мөгаллимә.

Ул 1936 елның 10 июнендә Татарстанның Ютазы районында туа. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта мөдир урынбасары булып эшли. 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була.

1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта Инга Бикбулатова мәкаләләре басыла башлый. Алар арасында мәкалә-уйланулар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр бар. Язучы публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе — Уфаның «Нур» театрында куела.

Искәрмәләр үзгәртү