Ильяс Фәйзуллин
Ильяс Фәйзуллин, Ильяс Шәйхулла улы Фәйзуллин, рус. Файзуллин Илья (Ильяс) Шайхуллович (1950 елның 15 августы, ТАССР, Тәтеш) — рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы, ЮНЕСКОның сынлы сәнгатьләр берлегенең хокукый әгъзасы.
Ильяс Фәйзуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ильяс Шәйхулла улы Фәйзуллин |
Туган | 15 август 1950 (74 яшь) ТАССР Тәтеш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | рәссам |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1950 елның 15 августында Татарстан АССР Тәтеш шәһәрендә туган. Лениногорск педагогия укуханәсен (2011 елдан Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте) тәмамлаган (1970). И.Е. Репин исемендәге Сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтында (Санкт-Петербург), ирекле тыңлаучы буларак, рәсем сәнгате (проф. Л.В. Худяков классы) белән шөгыльләнгән.
2001 елдан Казанда яши һәм иҗат итә.
Күргәзмәләре
үзгәртүБеренче күргәзмәсе 30 яшендә була. Икенчесе, үз-үзенә югары таләпләр куеп эшләү сәбәпле, 18 елдан соң гына оештырыла.
- 2005 елның 19 августында ТР милли музеенда рәссамның 55 яшенә шәхси күргәзмәсе була[1]. И. Фәйзуллин тарафыннан Казанның 1000 еллыгына махсус ясалган «Казанның алынуы. Апофеоз» һәм «Екатерина II нең Казанга килүе» картиналары күрсәтелә.
- 2005 елның 20 октябрендә ТР милли музеенда шәхси күргәзмәсе ачыла.
- 2010 елның 29 июлендә ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда рәссамның 60 еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсе уза.
Әсәрләре
үзгәртүБорынгы рәссамнарның рәсем ясау алымнарын гына файдалана. Киндергә майлы буяу белән ясый, акварель, темпера куллана, шулай ук графика техникасында эшли. Сирәк очрый торган мәрсин җилеме, аккургашлы акшар куллана. Картиналарын тарихи темаларга багышлый. Сюрреализмга өстенлек бирә. Үзе иҗатын «мистик реализм» дип бәяли.
- «Атлар» темасына (2002-2013), «Натюрморт» темасына (1979-2012), «Жанр» темасына (1979-2012) ясаган күп санлы картиналары бар.
- 2007 елның сентябрендә Италиягә сәфәре вакытында «Италия» шәлкеменнән 20 эш ясаган (мәсәлән, «Венеция. Сан-Марко соборы»).
- «Китеп баручы Гайсә» (2000), «Коллар» (2006), «Ромео һәм Джульетта» (2007), «Хач илтүче» (2007), «Прометей» (2007), «Николай IIнең улы шаһзадә Алексейны чукындыру» (2008), «Реквием» (2008).
- «Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклау. Апофеоз» (2005, ТР милли музее сатып алган).
- «Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклау» (2010).
- «Казан ханбикәсе Явыз Иванда әсирлектә» (рәссам тарафыннан ТР милли музеена бүләк ителгән).
- «Универсиадага гаепсез үтерелгәннәр. Россия һәм Татарстанның ерткыч йөзе» (2013).
- «Казан ханбикәсе Сөембикә янында» (М.Ш.Шәймиев заказы, 2013) һ.б.
Картиналары Испания, Италия, Франция, Һолландия, Австрия, Алмания, РФ, АКШ, Англия һ.б. илләрнең шәхси тупланмаларында саклана. Берничә эше Казан кирмәненә кую өчен ТР президенты идарәсе тарафыннан сатып алынган. Хезмәтләре ТР милли музее экспозициясендә дә бар.