Ильич исемендәге (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Ильич исемендәге (рус. Имени Ильича) – Татарстан АССР Зәй районы Кабан-Бастрык (1959 елдан Зичәбаш, 1974 елдан Дүрт Мунча) авыл советларына караган, 1970-елларның I яртысында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

География

үзгәртү

Авыл Зичә елгасы кушылдыгы Караелгага коючы Татарсу инеше буенда, урман куенында, Кабан-Бастрык авылыннан 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 31 км ераклыкта урнашкан булган[3].

Координатлар: киңлек 55.388368, озынлык 52.374043[4].

Демография

үзгәртү
Халык саны[3]
1952 1963
50 0

Төп халык: татарлар (керәшеннәр).

Авылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Яңа торак пунктка инкыйлаб җитәкчесе Владимир Ильич Ульянов (Ленин) истәлегенә Ильич исеме кушылган[3].

Авыл, нигез салынган көненнән башлап, Кабан-Бастрык (1959 елдан Зичәбаш, 1974 елдан Дүрт Мунча) авыл советларына караган[1].

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостенә керә. 1930 елдан ― Чаллы, 1935 елдан ― Зәй, 1963 елдан ― Чаллы, 1972 елдан ― Зәй районнары составында[1][5].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Ильич исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (1935 елда рәис булып Павлова эшли). Хуҗалыкның 145 гектар сөрүлек җире булган[3].

Бөек Ватан сугышында (саннар Кабан-Бастрык авылы белән бергә бирелә) 132 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

Сугыштан соң, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, Ильич исемендәге (Ильич исемендәге бистә), Ворошилов исемендәге (Кабан-Бастрык) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Ворошилов исеме бирелә (үзәге Кабан-Бастрык)[5].

1958 елда Ильич исемендәге бистә эреләндерелгән Сталин исемендәге хуҗалыкка бирелә (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Зичәбаш)[5]

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Зәй шәһәренә һәм якын-тирәдәге нефть сәнәгате белән бәйле шәһәрләргә күченә.

1970-елларның I яртысында авыл юкка чыга[1].

Әдәбият

үзгәртү
  • Имени Ильича (Ильич исем). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 116.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Дуртмунчинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-10-04, retrieved 2021-10-04 
  2. Ильича им. пос. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Заинский район
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Имени Ильича (Ильич исем). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 116
  4. Ур. им. Ильича. Заинск на карте
  5. 5,0 5,1 5,2 История села Кабан Бастрык. 2021 елның 4 октябрь көнендә архивланган. Татары без границ