Илнур Азат улы Зәкәрин (1989 елның 15 сентябре, Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия шоссе велоузышчысы, шәхси узышта Россия чемпионы (2013, 2017).

Илнур Зәкәрин
Туган 15 сентябрь 1989(1989-09-15) (34 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре вилаузышчы
Спорт такымы әгъзасы Katusha-Alpecin[d], Itera-Katusha[d], Katusha-Alpecin[d], Gazprom-RusVelo[d], CCC Team[d] һәм Gazprom-RusVelo[d][1]

 Илнур Зәкәрин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Илнур Зәкәрин 1989 елның 15 сентябрендә Яр Чаллыда туа[2]. 2012 ел башына кадәр Премьер яшьүсмерләр командасы өчен чыгыш ясый, анда аны Itera-Katusha континенталь командасының тренерлары күреп ала.

Беренче сезонда ук континенталь дивизионда Адыгея Гран-при велоузышында җиңә. 2013 ел сезонын RusVelo профессиональ континенталь командасы составында башлый. Шул ук елның июнь аенда шәхси узышларда Россия чемпионы була[3].

2019 елда Илнур Закарин CCC Team командасы белән ике еллык контрактка кул куя[4]. Әмма CCC командасының финанслау мәсьәләсе белән бәйле проблемалар килеп чыга[5]. 2020 ел сезоны тәмамлангач, CCC Team командасы таркалганнан соң, Gazprom-RusVelo командасы белән контрактка кул куя[6].

Кипрда яши[7]. Әти-әнисе Яр Чаллының Комсомол районы Суар микрорайонында яши.

Спорт казанышлары үзгәртү

  • 2012 — Адыгея Гран-прие (1 нче урын);
  • 2013 — Шәхси узышта Россия чемпионаты (1 нче урын);
  • 2013 — Адыгея Гран-прие (3 нче урын);
  • 2014 — Азәрбайҗан Гран-прие (1 нче урын);
  • 2014 — Сочи Гран-прие (1 нче урын);
  • 2014 — Адыгея Гран-прие (1 нче урын);
  • 2015 — Романдия туры (1 нче урын);
  • 2015 — Норвегиянең арктик ярышлары (3 нче урын);
  • 2017 — Шәхси узышта Россия чемпионаты (1 нче урын);
  • 2017 — Әбу Даби туры (2 нче урын)[8];
  • 2017 — Испания вуэльтасы (3 нче урын).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ильнур Закарин объявил о завершении карьеры! — 2022.
  2. Ильнур Закарин: больше всего из гонок мне нравится “Джиро д’Италия” (17.01.2015).
  3. И.Закарин – чемпион России среди профессионалов в гонке с раздельным стартом (21.06.2013).(үле сылтама)
  4. Ильнур Закарин переходит в команду CCC.
  5. Закарин: Ушел из ССС из-за проблем с финансированием от спонсора Татар-информ
  6. Ильнур Закарин переходит в «Газпром-РусВело» (16.10.2020).
  7. Велогонщик Ильнур Закарин: «Минимальная зарплата в велоспорте — 52 тысячи евро в год»
  8. Татарстанец Ильнур Закарин стал вторым на третьем этапе веломногодневки «Абу-Даби Тур» Татар-информ

Сылтамалар үзгәртү