Илмас Хәмидуллин (1974)
Илмас Хәмидуллин– Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы.
Илмас Хәмидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәмидуллин Илмас Илдар улы |
Туган | 20 сентябрь 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, ТР Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР↓ РФ |
Һөнәре | укытучы |
Җефет | Алсу Фәрит кызы |
Балалар | Айсылу, Зөһрә,Зөләйха |
Бүләк һәм премияләре | ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2016) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты (2017) |
Биографиясе
үзгәртүХәмидуллин Илмас Илдар улы 1974 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. Милләте – татар. 1991 елда Олы Кайбыч урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1991-1996 елларда Казан дәүләт педагогика институтында югары белем ала. Белгечлеге: математика һәм информатика укытучысы.
Хезмәт эшчәнлеге
үзгәртү- 1996-2000 елларда Олы Кайбыч урта мәктәбендә укыта.
- 2000-2001 елларда Иске Чәчкаб мәктәбендә директор булып эшли.
- 2001-2003 - елларда Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе.
- 2003-2006 елларда 135 нче һөнәр училищесының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
- 2006-2012 елларда - Олы Кайбыч урта мәктәбендә директор.
- 2012-2018 елларда Илмас Хәмидуллин Кошман төп мәктәбе директоры булып эшли.
- 2018 елның 17 сентябреннән Илмас Хәмидуллин – Муниципаль казна учреждениесе "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы.
- Хәмидуллин Илмас Илдар улы - яңа идеяләр белән даими янып торучы тынгысыз җанлы - күп балалы әти, үрнәк гаилә башлыгы.
- Бу гаиләдә балалар да, ата-аналар да актив, алар-күпсанлы конкурсларда уңышлы катнашучылар.
- 2014 елда Хәмидуллиннар гаиләсе «Нечкәбил» хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика конкурсында катнашып, өченче урынга лаек була.
- 2015 елда алар гаиләсе «Иң үрнәк гаилә» республика конкурсында җиңү яулый.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртүОлы Кайбыч авыл җирлеге депутаты
Гаиләсе
үзгәртүХатыны – Алсу Фәрит кызы, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесенеңтатар теле әм әдәбияты укытучысы Кызлары: Айсылу, Зөһрә,Зөләйха
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2013 — Кайбыч районы башкарма комитеты грамотасы
- 2014 — К(и)ФУның Рәхмәт хаты
- 2016 — Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты
- 2017 — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты
- 2017 — Кайбыч районы башлыгының Мактау грамотасы
- 2018 — «Ел ир-аты» конкурсы җиңүчесе
Сылтамалар
үзгәртүЧыганак
үзгәртүКайбыч ягы музеенда “Күренекле шәхесләр” альбомы
Моны да карагыз
үзгәртүКайбыч районы Кошман мәктәбе директоры Татарстан халыклары съездында катнашачак