Олы Кайбыч авыл җирлеге

Олы Кайбыч авыл җирлеге (рус. Большекайбицкое сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәгеОлы Кайбыч авылы.

Олы Кайбыч авыл җирлеге
Ил

 Россия

Статус

Россиядәге авыл җирлеге

Төбәк

Татарстан Республикасы

Административ үзәк

Олы Кайбыч

Нигезләү датасы

31 гыйнвар 2005 ел

Халык саны  (2010)

2249

Олы Кайбыч авыл җирлеге составындагы дүрт торак пунктта - 850 хуҗалык исәпләнә һәм анда барлыгы - 2320 кеше яши. Олы Кайбычта - 595 хуҗалыкта - 1710, Иске Чәчкабтагы – 146 хуҗалыкта - 463, Афанасьевкада - 50 хуҗалыкта - 148, Симәкидәге - 30 хуҗалыкта – 93 кеше гомер кичерә. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе район үзәгендә урнашкан оешма-учреждениеләрдә эшли. Авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә урнашкан. Аерым алганда, Иске Чәчкабта “М. Закиров” исемендәге җәмгыятьтә - 46 кеше эшли, Афанасьефка, Симәки авылларын үз эченә алган ООО «Золотая Нива» филиалы “Садовод” җәмгыятендә - 28 кеше хезмәт куя. Бездә шулай ук - 47 шәхси эшмәкәр һәм ялланып эшләүче - 30 кеше бар. Олы Кайбычта урта гомумбелем бирү мәктәбендә - 343, Иске Чәчкаб мәктәбендә - 55 укучы белем ала. Район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасына - 126, Иске Чәчкаб балалар бакчасына - 16 бала йөри. Өч торак пунктта халыкка мәдәният хезмәте күрсәтелә. Олы Кайбычта - район мәдәният йорты, үзәк китабхәнә эшли. Балалар сәнгать мәктәбендә 106 укучы фортепьяно, баян, хореография классларында шөгыльләнә. Иске Чәчкаб, Афанасьевка авылларында мәдәният йорты, клуб, китапхәнәләр эшли.

Олы Кайбычта район үзәк сырхауханәсе урнашкан, Иске Чәчкаб, Симәкидә фельдшер - акушерлык пунктлары халыкка хезмәт күрсәтә.

Олы Кайбыч авыл җирлегендә 25 сәүдә предприятиясе халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 19-ы шәхси эшмәкәрләрнеке, алтысы – “Кайбыч кооператоры” җәмгыятенеке. Элекеге универмаг бинасындагы ябык базарда промышленность һәм азык – төлек товарлары сатыла. Шәхси эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин тырышлыгы белән якшәмбе ачык базары заман таләпләре буенча әйбәт кенә эшләп килә.

Олы Кайбыч авыл җирлеге ун округка бүленгән, һәрберсендә сайланган депутатлар бар.

Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].

Җирлеккә дүрт авыл керә:

Исеме авыл төре (рус телендә) даими халкы (2010) исәптәге халкы (2010) Милли составы
Олы Кайбыч авыл (село), үзәге 1600 1710 татарлар (93%)
Иске Чәчкаб авыл (село) 442 463 татарлар
Симәки авыл (село) 73 93 татарлар, руслар
Афанасьевка авыл (деревня) 134 148 татарлар, руслар

Искәрмәләр үзгәртү