Илмас Хәмидуллин (1974)

(Илмас Хәмидуллин битеннән юнәлтелде)

Илмас ХәмидуллинТатарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы.

Илмас Хәмидуллин
Туган телдә исем Хәмидуллин Илмас Илдар улы
Туган 20 сентябрь 1974(1974-09-20) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, ТР Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Җефет Алсу Фәрит кызы
Балалар Айсылу, Зөһрә,Зөләйха
Бүләк һәм премияләре ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2016) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты (2017)

Биографиясе үзгәртү

Хәмидуллин Илмас Илдар улы 1974 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. Милләте – татар. 1991 елда Олы Кайбыч урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1991-1996 елларда Казан дәүләт педагогика институтында югары белем ала. Белгечлеге: математика һәм информатика укытучысы.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1996-2000 елларда Олы Кайбыч урта мәктәбендә укыта.
  • 2000-2001 елларда Иске Чәчкаб мәктәбендә директор булып эшли.
  • 2001-2003 - елларда Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе.
  • 2003-2006 елларда 135 нче һөнәр училищесының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
  • 2006-2012 елларда - Олы Кайбыч урта мәктәбендә директор.
  • 2012-2018 елларда Илмас Хәмидуллин Кошман төп мәктәбе директоры булып эшли.
  • 2018 елның 17 сентябреннән Илмас Хәмидуллин – Муниципаль казна учреждениесе "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы.
  • Хәмидуллин Илмас Илдар улы - яңа идеяләр белән даими янып торучы тынгысыз җанлы - күп балалы әти, үрнәк гаилә башлыгы.
  • Бу гаиләдә балалар да, ата-аналар да актив, алар-күпсанлы конкурсларда уңышлы катнашучылар.
  • 2014 елда Хәмидуллиннар гаиләсе «Нечкәбил» хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика конкурсында катнашып, өченче урынга лаек була.
  • 2015 елда алар гаиләсе «Иң үрнәк гаилә» республика конкурсында җиңү яулый.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Олы Кайбыч авыл җирлеге депутаты

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны – Алсу Фәрит кызы, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесенеңтатар теле әм әдәбияты укытучысы Кызлары: Айсылу, Зөһрә,Зөләйха

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

В отделе образования Кайбицкого района новый руководитель

Чыганак үзгәртү

Кайбыч ягы музеенда “Күренекле шәхесләр” альбомы

Моны да карагыз үзгәртү

Кайбыч районы Кошман мәктәбе директоры Татарстан халыклары съездында катнашачак