Илдар Хәйруллин (1958)

юморист-язучы

Бу юморист язучы турында мәкалә, Камал театры актеры турында биредә, шахматчы турында монда укырга мөмкин.

Илдар Хәйруллин

Тугач бирелгән исеме: Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин
Туу датасы: 5 сентябрь 1958(1958-09-05)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Кукмара
Үлем датасы: 19 август 2022(2022-08-19) (63 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Түбән Кама
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1973—2022
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Бүген 1 апрель!» (1999, Казан: Матбугат йорты)
Бүләкләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе
Шәйхи Маннур премиясе

Илдар Хәйруллин, Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин (1958 елның 5 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Кукмара2022 елның 19 августы, РФ, ТР, Түбән Кама) – юморист язучы, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова (2015) исемендәге премияләр лауреаты [1].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 5 сентябрендә Татарстан АССР Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә туган. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына.

Армиядән кайтып, бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега (таркау склероз чире белән авырый һәм инвалидлар коляскасында гына хәрәкәт итә)[2] .

2022 елның 19 августында Түбән Камада вафат.20 август конне Түбән Кама шәһәре зиратында җирләнгән.

Иҗаты үзгәртү

И. Хәйруллин беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. 1973 елда «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй» журналы) уздырган әдәби бәйгедә җиңү яулый. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы «Хезмәт даны», «Туган як», «Чулман» газеталарында басыла. «Татарстан яшьләре», «Мәдәни Җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында юмористик хикәяләре дөнья күрә. Аның хикәяләре радиода укылган. Шулай ук Түбән Каманың «Туган як» газетасы штаттан тыш хәбәрчесе булып эшләгән[2].

Китаплары үзгәртү

  • Бүген 1 апрель! – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 128 б. – 1000 д.
  • Юмористик хикәяләр. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 80 б. – 1000 д.
  • Алай түгел, болай ул…: юморескалар. – Казан: ТКН, 2007. – 159 б. – 2000 д.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү