Апостол Андрей (Беренче дәшелгән Андрей, грек. Ανδρέας, лат. Andreas) — христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, апостол Петрның бертуганы.

Апостол Андрей
Туган телдә исем Беренче дәшелгән Андрей
Туган БЭК 6
Вифсаида
Үлгән 70(0070)
Патра
Күмү урыны Рәсүлләр чиркәве[d]
Яшәгән урын Синоп (Төркия)
Понт[d]
Скифия
Бөек Новгород
Рим
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре балыкчы, вәгазьче
Кардәшләр Апостол Петр

 Апостол Андрей Викиҗыентыкта

Инҗилләрдә үзгәртү

Андрей хакында Маттай (10:2), Марк (3:18), Лүк (6:14) Инҗилләрендә һәм Апостолларның эшләре китабында (1:13) бирелгән апостол исемлекләрендә хәбәр итәләр.

Андрей, бертуганы Петр кебек үк, Вифсаида шәһәрендә туа һәм балыкчылык белән шөгыльләнә.

Андрей Гайсә чакыруына җавап биреп, дингә килгән беренче шәкерт була, шуңа күрә аны еш кына Беренче дәшелгән дип атыйлар.

Яхъя Инҗиле буенча, Андрей дингә Гайсәнең чукынуыннан соң килә. Ул, Гайсәнең биш мең кешене ашату могҗизасы алдыннан, балык һәм икмәкләр турында әңгәмә кора, соңрак, апостол Филипп белән бергә, Гайсә янына еллиннарны китерә.

Риваятьләрдә үзгәртү

Беренче дәшелгән Андрей белән бик күп дини риваятьләр бәйле. Аның, христианлык өчен традицион җирләрдән тыш, Скифиядә һәм хәтта борынгы рус җирләрендә дә дин таратуы турында легендалар таралган.

Апостол Андрейны Патра шәһәрендә, 70 еллар тирәсендә, кыек итеп куелган тәрегә асып үтерәләр. Ул үлгән урында хәзер Грециянең иң зур чиркәве, Беренче дәшелгән Андрей җәмигы урнашкан. Апостолны җәзалау өчен кулланылган кыек тәрене Андрей тәресе дип атыйлар.

Табыну үзгәртү

Император Констанций II идарәсе чорында, 357 елның 3 мартында апостол Андрейның калдыкларын тантаналы рәвештә Патрадан Константинопольгә күчерәләр һәм Изге Апостоллар гыйбадәтханәсендә урнаштыралар.

Апостол Андрей Константинополь праваслау чиркәвенең нигезләүчесе һәм күктәге химаячесе дип санала.

Апостолның хәтер көне, юлиан тәкъвиме буенча, 30 ноябрьдә (13 декабрь) һәм 30 июньдә (13 июль) бәйрәм ителә.

Изге Андрей — Украина, Россия,Шотландия, Румыния, Греция, Сицилия, Амальфаның һәм балыкчылар, диңгезчеләрнең изге химаячысы.

Сылтамалар үзгәртү