һәм

Идрис мәгарәсе
Сурәт
Дәүләт  Россия
Озынлык 322 ± 1 метр
Карта
 Идрис мәгарәсе Викиҗыентыкта

Идрис (шулай ук Краснопольск, Кисәташ, Сарай,Салават) мәгарәсеБашкортстан Республикасының Салават районындагы мәгарә. Тарихи, табигать[1] һәм федераль әһәмияттәге археология комарткысы.

Идрис авылыннан көньяк-көнчыгышка таба 1 километр алыслыкта, Йөрүзәннең сул як ярында, елга кимәленнән 45 метр биеклектәге кыя өстендә урнашкан.

Беренче тапкыр сәяхатьче Петр Симон Паллас тарафыннан 1770 елның май азагында сүрәтләнгән. Аның фикеренчә, бу урында борынгы кешеләр торулыгы булган: [2]:

«На той же горе лежит маленькая деревня Идресс, а в горе пещера, которую я осматривать вознамерился». «…повсюду сыскивали мы много звериных костей, сажу, овечий кал и другие следы, которые доказывают, что некогда здесь люди жили» [3].

Башкорт халкының «Салават мәгарәсе» риваятенә ярашлы, 4 кенә ел үткәч бу мәгарәдә, 1774 елда, биредә Салават Юлаев үз аркадашлары белән яшеренеп яткан[4]

Тасвирламасы үзгәртү

Идрис мәгарәсе - карст мәгарәсе, түбән һәм урта карбон известьташы мохитендә барлыкка килгән. Классификация буенча Көнбатыш Урал спелеологик провинциясе урта спелеологик өлкәсенең Уфа спелеорайонының Йөрүзән-Лаклы спелеологик бүленешенә карый[5]. Төньякка һәм көнбатышка сузылган горизонталь коридорны хасил итә. Озынлыгы 93 метр, киңлеге 3,8 метр, биеклеге 2,6 метр, амплитудасы 10 метр, мәйданы 215 м², күләме 482 м³.

Мәгарәнең киңлеге 2,4 метр һәм биеклеге 3,8 метр булган тура почмаклы авызының уң ягында өч тәрәзә бар. Алар аша озынлыгы 5 метр булган һәм өлешчә су белән тулган коридорга керергә мөмкин.

Мәгарә түбәсендә анда-санда сталактит калдыклары сакланган. Идәне — балчык. Мәгарәдәге температура +8 °C. XX гасырның 30 нчы елларында крайны өйрәнүче М. И. Касьянов кызыл охра буявы белән төшерелгән язулар таба. Алар ары таба Идрис язулары (рус. Идрисовские писаницы) исемен ала[6].

Тәүге табылган Идрис язулары мәгарәгә кергән урында кыя киртләченә урнашкан. 1934 елда М.И.Касьянов тарафыннан ачыла, 1945 елда Б.А.Копиевский, 1951 елда М.А.Бадер өйрәнә. Кызыл буяу м‑н төшерелгән кеше сынлы (башлыча парлы) сүрәтләр ачыкланган. Күмер, ярчыклар табылган. Икенче язу мәгарә авызыннан көньякта шәрә кыяда урнашкан. 1976 елда В.К.Петрин тарафыннан ачыла, 1988 елда В.Н. Широков, 2000 елда В.Г.Котов өйрәнә. 14 сүрәт төркеменнән тора. Кызыл һәм куе кызыл буяу белән төшерелгән кеше, җәнлек (хайваннар, кошлар) сынлы, геометрик (кәкерчәкләр, ромблар, тамгага охшаш билгеләр һ.б.) сүрәтләр өстенлек итә. Агач, аның астында кеше һәм төрле таплар төшерелгән 10 нчы сүрәтләр төркеме бар [7] [8].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Россия, Приволжский федеральный округ, Башкортостан, Салаватский район. Идрисовская пещера. «tury.ru» сайты(рус.)(Тикшерелгән 21 сентябрь 2016)
  2. П. С. Путешествие по разным провинциям Российского Государства: В 3 ч.: в 5 кн.; атлас — СПб.: Императорская Академия Наук, 1773-1788
  3. По следам П.С.Палласа
  4. Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.(Тикшерелгән 21 сентябрь 2016)
  5. Перечень пещер республики Башкортостан длиннее 50 метров. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2020-08-31 тикшерелгән.
  6. Идрисовская пещера//Петрогрифы Евразии
  7. Коишевский Б.А. Итоги археологического изучения Башкирской АССР //Историко-археологический сборник Института краеведческой и музейной работы. М., 1948
  8. Бадер О.Н. Археологические памятники Тагильского края //Учёные записки Молотовского госуниверситета. Пермь, 1953. Вып.2.

Әдәбият үзгәртү

  • Паллас Пётр Симон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 19-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Башкирская энциклопедия в 7 т. / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 2008. — Т. 4 (Л - О). — 576 с. — 7 000 экз. — ISBN 5-88185-068-5.
  • Чернецов В. Н. Наскальные изображения Урала // САИ. В 4-12(2). 1971;
  • Петрин В. К. Новые наскальные изображения Южного Урала // СА, 1976. № 4.
  • Широков В. Н.. Институт истории и археологии УрО РАН, 1998-2004.
  • Коишевский Б.А. Итоги археологического изучения Башкирской АССР //Историко-археологический сборник Института краеведческой и музейной работы. М., 1948
  • Бадер О.Н. Археологические памятники Тагильского края //Учёные записки Молотовского госуниверситета. Пермь, 1953. Вып.2.

Сылтамалар үзгәртү