Игорь Стрелков
Игорь Иван улы Стрелков (чын исеме Игорь Всеволод улы Гиркин, рус. Игорь Иванович Стрелков/Игорь Всеволодович Гиркин) — Донецк Халык Җөмһүрияте лидерларының берсе.
Игорь Стрелков | |
---|---|
Вазыйфада 16 май 2014 ел – 14 август 2014 ел | |
Аңа кадәр | Игорь Какидзянов |
Дәвамчысы | Владимир Кононов |
Туган | 17 декабрь 1970 (54 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Белем | Мәскәү тарих-архив институты[d] |
Сугышлар/бәрелешләр | Украина көнчыгышында кораллы низаг, Qırım krizisı[d], Икенче чечен сугышы, Беренче чечен сугышы, Босна сугышы[d], Днестр буе сугышы[d], Противостояние в Славянске[d], Бои за Иловайск (2014)[d] һәм Дагстан сугышы[d] |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүМәскәүдә хәрбиләр гаиләсендә туган.
1989 елда хәрби торгызу белән кызыксына башлый.[1] 1993 елда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтын тәмамлый һәм хәрби хезмәткә китә. Вакытлы хезмәтне тәмамлагач, контракт буенча баштан мотоукчылар бригадасында, соңрак — хәрби күзәтүче сыйфатында хемзәт итәргә калган.[2]
1992 елның июнь-июлендә Стрелков Днестр буенда, 1992 елның ноябреннән 1993 елның мартгача — Босиниядә үткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 1995—2005 елларда Чичәнстанда хезмәт иткән.
«Би-би-си» мәгълүматы буенча Стрелковның соңгы хезмәт урыны — РФ ФИХ «икенче хезмәтенең» халыкара террорчылык белән көрәшү идарәсе.[3]
2014 елның гыйнварында ул «сихерче бүләкләре» дигән изге әйберләрне саклау өчен Рус праваслау чиркәве делегациясе составында Кивека килә, шунда ул Евромәйданга да барган.[4]
Кырым кризисы вакытында Стрелков — Кырым Мохтар Җөмһүрияте премьер-министрының көч мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
Украина иминлеге хезмәте мәгълүматы буенча, Стрелков 8 апрелендә Керич бугазын кичеп, Дондагы Ростовга бара, ә 12 апрельдә «Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшерен агрессия планын тормышка ашыру өчен» Украина чиген яңадан үтеп чыккан.[5]
2014 ел ның 16 маеннан — үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк Халык Җөмһүрияте саклану министры.[6] 18 августтан отставкага чыккан.[7]
Украин хакимиятләре тарафыннан җинаятьчел эзәрлекләү
үзгәртүСтрелковга каршы Украинада «аңлы рәвештә эшләнгән үтерүне оештыру, Украинаның суверенлыгы, территориаль бөтенлеге һәм кагылгысызлыгына зыян китерелгән гамәлләр, диверсион-җимерү эшчәнлекне башкару һәм шулай ук Украина территориясендә массакүләм тәртипсезлекләр оештыру» фактлары буенча җинаятҗчел эшләре башкарылган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://topwar.ru/48026-portrety-veka-igor-strelkov.html
- ↑ http://www.mk.ru/editions/daily/2014/06/04/komanduyushhiy-soprotivleniem-doneckoy-narodnoy-respubliki-igor-strelkov.html
- ↑ http://www.bbc.co.uk/russian/international/2014/04/140430_ukraine_donetsk_pushilin_moscow.shtml
- ↑ http://www.kp.ru/daily/26235.5/3117890/
- ↑ http://www.pravda.com.ua/rus/news/2014/04/16/7022681/
- ↑ http://www.segodnya.ua/regions/donetsk/pravitelstvo-dnr-ministr-oborony-strelok-i-glava-mvd-iz-luganska--521005.html
- ↑ http://www.segodnia.ru/news/145090