Иглин районы татар авыллары

Иглин районы (рус. Иглинский район, баш. Иглин районы) — Башкортстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан район.

Иглин районы

Районда барлыгы 128 авыл бар, шуларның 17-се татар авылы, 4-се татарлар күпчелектә торган катнаш авыл.[1][2]

Татар авыллары — Үктәй, Акбирде, Карамалы, Турбаслы, Келәш, Өренде, Миңҗитәр, Иске Юрмаш, Бибакты, Әмит, Әмир, Рәсмәкәй, Келәш, Үктәй, Боланторган, Яңа Бакай, Төлкетамак. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Турбаслы, Иске Юрмаш, Бибакты, Әмит, Орынды, Карамалы, Акбирде авылларында турбаслы сөйләшендә сөйләшәләр.[4] Бу сөйләшне формалаштыруда Татарстанның Тау ягындагы татарлар, мишәрләр, өлешчә марилар һәм чуашлар, соңрак Уфа тирәсендәге җирләр алган мишәрләр дә катнашкан.[5]

Әмит, Әмир, Рәсмәкәй — мишәр авыллары, соңгы икесен Авыргазы һәм Кушнаренко районнары мишәрләре нигезли..

Резвово, Блохино, Орловка авылларына руслар, беларуслар урынына хәзер татарлар килеп урнашкан.[3]

Келәш, Үктәй, Боланторган, Яңа Бакай, Төлкетамак авылларында Уфа өязе татарлары һәм мишәрләре яши. Кече Әшә дигән мари авылында да татарлар хәзер күпчелектә.

Юкка чыккан татар авыллары: Төлкетүбә, Ишәмчура, Тикәй, Цветаевское, Яңавыл, Пушкин урманчылыгы.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Иглинский район.
  3. 3,0 3,1 База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  5. Баязитова Ф.С. Турбаслы сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. I китап. Казан: Мәгариф, 2008. Б. 349–357.
  6. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.