Рәсмәкәй (Иглин районы)

РәсмәкәйБашкортстанның Иглин районында урнашкан татар авылы.

Рәсмәкәй
География
Ил Россия
Координатлар 54°53'34"тн, 57°3'34"кнч
Почта индексы 452426 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи мәгълүмат үзгәртү

Элекке Уфа һәм Бәләбәй өязләре чигеннән агучы Чәрмәсән елгасы буендагы Рәсмәкәй, Югары Сәет, Купай, Түбән Сәет, Бакай, Бәшир, Яңа Калмаш һәм Иске Йомран авылларында яшәгән аз җирле крестьяннар 1908 елда киңәшләшеп, яңа җиргә күчеп китәргә булалар. Күчеп барырга яраклы җирне табар өчен үзләренең арасыннан Рәсмәкәй авыл кешеләре Мөхәммәтәмин Хәбибуллин белән Сәетгәрәй Гыйззәтуллинны Уфаның Крестьян җир банкына җибәрәләр. Алар Сафронова дигән бер бай хатынның Урман-Куди вулысы Сем елгасы буендагы җирләре сатылуын ишетәләр һәм бу хакта Сафронованың йортына барып сөйләшәләр. Сафронова шушы 1351 дисәтинә җирен Крестьян җир банкы аша дисәтинәсен 62 сум белән сатарга ризалаша. Халык вәкилләре Сафронова һәм банк тәкъдим иткән шартларда җирне сатып алырга булалар һәм бу турыда халык белән киңәшләшер өчен авылларына кайтып китәләр.

Вәкилләр авылга кайткач, яңа җиргә күчеп китәргә ризалык биргән кешеләрне чакырып, килешү төзиләр. Анда болай дип языла:

Без туксан йортлы җир хуҗасы Александра Сафронованың Уфа губернасы һәм өязе Урман-Куди вулысы Казаяк-Котыш авылына якын булган 1351 дисәтинә 2256 сажин җирен Крестьян җир банкының безгә бирә торган ссуда акчасына сатып алырга ризалык бирдек. Һәм шул алынган җирдә Рәсмәкәй дигән яңа авыл төзергә булдык. Ссуданы күрсәтелгән вакытка түләргә вәгъдә итәбез. Әгәр дә җәмгыятьнең шушы килешүендә күрсәтелгән берәр әгъзасы тиешле акчаны банкка вакытында түләмәсә, ул кешедән банк уставында күрсәтелгән тәртиптә бөтен чараларны кулланып, акчаны юллап алырга вәгъдә бирәбез.

90 кеше кул куйган бу килешү 1908 елның 27 сентябрендә Бакай вулысы идарәсе тарафыннан расланган. Бу 90 кешенең 31е Рәсмәкәй авылыннан, 21е Югары Сәет, 12се Купай, 10сы Түбән Сәет, 4се Йомран, 2се Бакай, 6сы Бәшир, 3се Калмаш авылыннан. Күчеп килүчеләрнең күбесе Рәсмәкәй авылыннан булгач, яңа авылга да Рәсмәкәй дип исем бирелгән.

1908 елның ноябрендә Хәбибуллин белән Гыйззәтуллин халыктан берникадәр акча җыеп, ышаныч язуы һәм килешү тексты белән яңадан Уфага киләләр. Иң элек Сафронова белән аның җирен сатып алу турында килешү төзиләр. Бу документны Уфа округ суды каршындагы өлкә нотариусы раслый. Вәкилләр Сафроновага җир хакын түләү өчен банктан 80 мең сум ссуда алалар. 51 ел эчендә түләү шарты белән алынган ссуда өчен банкка ел саен 5,25 процент өстәмә түләргә вәгъдә итәләр.

Урта хәлле крестьянга мохтаҗлык кичерми яшәү өчен 20-30 дисәтинә җир биләргә һәм аннан файдаланырга кирәк. Бу кадәр җир 1600-1700 сум чамасы тора. Бу акчаны туплау өчен 70-80 баш ат, яисә 100дән артык сыер яки 3 мең поттан артык ашлык сатарга кирәк булган. Урта хәлле крестьян хуҗалыгында гадәттә 1-2 баш ат, шул ук санда сыер була. Еллык җыйган ашлыгы да 100-120 поттан артмый. Шулай булгач, 20-30 дисәтинә җир хакын бер кешенең гомерендә түләп бетерергә мөмкин булмаганлыгы үзеннән-үзе күренеп тора. Рәсмәкәй халкы шундый кыйммәт бәягә җир сатып алып, үзен байбичә Сафронова һәм Крестьян җир банкы кабалага керә. Ул заманда башкача чарасы булмагач, нәрсә эшләсен соң бичара крестьян? Тик Октябрь инкыйлабы гына халыкны бу кабаладан азат итте, алган җирнең бурычларын түләү бетерелә, бөтен җир һәм урманнар халыкка түләүсез бирелә.

1916 елда Рәсмәкәй авылында земство рәсми мәктәп ача. Ул вакытта бина булмаганлыктан, Фәрзәнә һәм Салих Бикмурзиннарның йортын арендага алалар. Земство ачкан мәктәптә дәресләр рус телендә алып барыла, һәм малайлар белән кызлар бергә укый. Беренче укытучы булып Уфадан Хәмзә Дәүләтхазин (Долотказин) дигән кеше килә. Тәүге чорда Рәсмәкәй мәктәбендә Лотфулла Габбасов, Габдулла Ибраһимов, Ахунҗан Шәрипов, Сөләйман Чанышев, Шәмсекамәр Ибраһимова, Фәрзәнә Бикмурзина һәм башкалар укыта. Авыл халкы игенчелек һәм урманчылык белән шөгыльләнгән. Халык яңа урынга күчеп утырган елларда җирләр бик аз булу сәбәпле күп кенә кешеләр Казаяк, Ләмәз, Таутөмән башкортларының җирләрен арендага алып иген иккән, яисә игенне җир хуҗасы белән бергә уртакка чәчкән. Печәнлекләрне халык шулай ук Түбән Казаяк башкортларыннан арендага алган. 1912 елда земство Олы Теләк белән Сем елгасы арасында ат юлы салдыра. Аңа кадәр яз, җәй, көз авылдан Олы Теләккә ат белән йөрергә, йөк ташырга мөмкинлек булмый, чөнки атлар сазлыкка бата. Юлны эшләүдә бөтен Рәсмәкәй халкы катнаша. Бу юл халыкның икътисади хәлен күтәрүдә булышлык итә. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр СамарЗлатоуст тимер юлы бер генә колеядан тора. 1914-15 елларда икенчесе салына. Бу эштә Рәсмәкәй халкы да актив катнаша. 1919 елның 11 июнендә Кызыл Армия Рәсмәкәйне Колчактан азат итә. Авыл эчендә дә, аның тирәсендә дә кызыллар белән аклар арасында каты сугышлар булмаган булуын. Аклар авылдан чыгып китәләр, алар артыннан ук Олы Теләк ягыннан кызыллар килеп керә. Рәсмәкәй Колчактан азат ителгәч, авылдан байтак яшьләр кызыл гаскәрләр сафына хезмәт итәргә китәләр. 1922 елда Рәсмәкәйдә төзелгән комсомол оешмасы барыннан да бигрәк яшьләрне сәяси тәрбияләү, аларга белем бирү һәм хәрби эшкә өйрәтү белән шөгыльләнә. Атна саен Рәсмәкәй мәктәбендә комсомол җыелышы үткәрелеп, анда яшьләр хөкүмәт чыгарган карарлары белән танышалар. 1928 елдан башлап авыл хуҗалыгын коллективлаштыру илебездә зур куәт белән алга китә. Колхозлар төзелгәнгә кадәр дә ярлы һәм урта хәлле крестьяннарның хуҗалыгын күтәрүдә Совет хөкүмәте зур ярдәм итә. Ил хөкүмәте ел саен чәчү орлыгы җитмәгән хуҗалыкларны орлык белән тәэмин итә, ат һәм авыл хуҗалыгы кораллары сатып алырга, льготалы шартларда кредитка акча бирә.

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[1] 2009[1] 2010[2]
114 124 118

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 118 кешенең яшәве мәгълүм.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  2. 2,0 2,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-17 

Сылтамалар үзгәртү