Зөһрә Рәхмәтуллина

Рәхмәтуллина Зөһрә Җиһанур кызы (26 август 1961 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Философия фәннәре докторы (2001), профессор (2004). 2004-2006 елларда Башкортстан Республикасының мәгариф министры, 2010-2011 елларда Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, 2011 елдан Рәсәй Федерациясенең VI һәм VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, мәдәният буенча комитет җитәкчесе урынбасары. 2015 елдан Башкортстан Халыклары ассамблеясе рәисе. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. (2006). II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале кавалеры (2016).

Зөһрә Рәхмәтуллина
Туган телдә исем баш. Зөһрә Йыһанур ҡыҙы Рәхмәтуллина
Туган 26 август 1961(1961-08-26) (62 яшь)
Иглин районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

 Зөһрә Рәхмәтуллина Викиҗыентыкта

Тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Зөһрә Рәхмәтуллина 1961 елның 26 августында Башкорт АССРның (1992 елның 25 февраленнән Башкортстан Республикасы[1]) Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылында туган. 1985 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын ( «рус теле һәм әдәбияты») тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген университет кафедраларының берсендә лаборант булып башлый, аннары бүлек инженеры вазифасын башкара. 1986 елда этика, эстетика һәм культрология кафедрасының аспирантурасына укырга керә. Аны 1991 елда тәмамлый шул ук кафедрада ассисент, өлкән укытучы һәм доцент булып эшли.

1996-1999 елларда БДУ-ның философия кафедрасында докторантурада укый һәм, аны тәмамлагач, шушы ук кафедрада доцент һәм кафедра мөдире була. 2000-2002 елларда Башкорт дәүләт университетының ЮНЕСКО кафедрасы, аннары этика, эстетика һәм культрология кафедрасы мөдире, профессор.

2004 елда Зөһрә Рәхмәтуллина җаваплы вазифаларга алына: 2006 елга кадәр Башкортстан Республикасының Мәгариф министры була.

2006-2010 елларда ул тагын да Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетында этика, эстетика һәм культрология кафедрасы (ЮНЕСКО кафедрасы) мөдире.

2010-2011 елларда Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары.

2011 елда «Бердәм Рәсәй» сәяси фиркәсе кандидатларның федераль исемлеге буенча Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелышының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Вәкаләтләре 2011 елның 4 декабреннән башлана. Зөһрә Рәхмәтуллина Думаның мәдәният буенча комитет рәисе урынбасары.

2016 елның 18 сентябрендәге сайлауда Зөһрә Җиһанур кызы Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелышының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайланды[2].

Рәсәй Президенты Владимир Путинның 2016 елның 26 августындагы указы белән[3] Зөһрә Рәхмәтуллина II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде[4].

Зөһрә Рәхмәтуллина — Рәсәй табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы.

Философия, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләренә багышланган 400 дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән монографияләр һәм уку кулланмалары авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Культура общения и взаимопонимания - Учебное пособие.
  • Этикет как ценность культуры. — Уфа: Гыйлем, 2004.
  • Башкирская традиция (социально-философский анализ). — Уфа, 2000.
  • Милләт күрке — әдәп. — Уфа, 1998.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

2015 елның 28 апрелендә Уфада үткән Башкортстан халыклары ассамблеясының III съездында Зөһрә Рәхмәтуллина Башкортстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе итеп сайланды[5]

Башкортостаннан депутат буларак, Зөһрә Рәхмәтуллина республикада еш була: сайлаучылар белән очрашулар үткәрә, төрле күләмдә үтә торган күп төрле чараларда катнаша. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ул билгеле шагыйрь һәм публицист Зөһрә Котлыгилдинаның тыл солдатларына багышланган китабының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә уздырылган исем туенда катнашты[6].

Матбугаттагы мәкаләләре, чыгышлары, аның белән әңгәмәләр үзгәртү

  • Милли электрон китапханәнең эшчәнлеге кануни яктан көйләү таләп итә — Зөһрә Рәхмәтуллина. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 25 ноябрь[7].
  • IV бөтендөнья башкортлары корылтае төбәк халкын берләштерүгә юнәлтелгән - Зөһрә Рәхмәтуллина. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 20 ноябрь[8].
  • Эштән кеше куркамы? Яки хатын-кыз иңендәге ил хәстәре турында бер кәлимә.— «Кичке Уфа» гәзите, № 37, 12 — 18 сентябрь, 2015[9].
  • Зугура Рәхматуллина: «Навруз объединяет не только народы, но и государства». Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 22 март[10].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале (2016)[4]
  • Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2013)
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай Мактау грамотасы (2011)
  • Рәсәй федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы (2009)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ЗАКОН Башкирской ССР от 25.02.92 N ВС-10/12 ОБ ИЗМЕНЕНИИ НАИМЕНОВАНИЯ ГОСУДАРСТВА БАШКИРСКАЯ СОВЕТСКАЯ СОЦИАЛИСТИЧЕСКАЯ РЕСПУБЛИКА 2016 елның 30 июнь көнендә архивланган.(рус.)
  2. Список депутатов, избранных в Госдуму седьмого созыва - Центризбирком. Информационное агентство Моссовет. Официальный сайт(рус.)(Тикшерелгән 22 сентябрь 2016)
  3. Указ Президента Российской Федерации от 26 августа 2016 года № 432 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»(рус.)(Тикшерелгән 6 октябрь 2016)
  4. 4,0 4,1 Владимир Путин наградил депутата из Башкирии медалью ордена «За заслуги перед Отечеством». [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2016, 5 октябрь(рус.)(Тикшерелгән 6 октябрь 2016)
  5. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы: Зөһрә Рәхмәтуллина Башҡортостан халыҡтары ассамблеяһы Советы рәйесе итеп һайланды
  6. Зугура Рахматуллина: «Великая Победа ковалась и в глубоком башкирском тылу» — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 7 май(рус.)
  7. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 25 ноябрь 2015 йыл
  8. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 20 ноябрь 2015 йыл
  9. «Киске Өфө» гәзите, 2015, 12 — 18 сентябрь, № 37
  10. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 22 март(рус.)(Тикшерелгән 22 март 2016)

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү