Зәнәб (гарәп. ذنبҙәнәб — «койрык»; Аккош α, Аккош альфасы, α Cyg) — Аккош йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,25m тәшкил итә. Вега һәм Әлтаир йолдызлары белән җәйге өчпочмакны тәшкил итә.

Зәнәб
Йолдыз
Deneb Sun comparison.svg
Зәнәб йолдызы (сулда) Кояш белән чагыштырганда
Күзәтү мәгълүматлар
(Дәвер J2000.0)
Туры калкулык

20сәг 41мин 25,9сек

Авышлык

+45° 16′ 49″

Ераклык

1500 якт. елы (460 пк)

Күренмә йолдызча зурлык (V)

1,25

Йолдызлык

Аккош

Астрометрия
Нур тизлеге (Rv)

−4,5 км/c

Үз хәрәкәт (μ)

RA: 1,99 mas/ел
Dec: 1,95 mas/ел

Параллакс (π)

2,29±0,32 mas

Абсолют йолдызча зурлык (V)

−6,95

Хасиятләр
Спектр сыйныфы

A2 Ia

Төс күрсәткече (B − V)

+0,09

Төс күрсәткече (U − B)

−0,24

Үзгәрүчәнлек

Аккош α

Физик хасиятләр
Масса

15–16 M

Радиус

108–114 R

Температура

8525 K

Яктыртучанлык

~54 400 L

Әйләнү

−4,5 км/с

Мәгълүматлар базалары
SIMBAD

мәгълүматлары

Ераклыклар һәм физик хасиятләрҮзгәртү

 
Аккош йолдызлыгы

Зәнәб мәгълүм булган иң эре һәм иң куәтле йолдызлар исәбенә керә. Аның диаметры якынча Җир орбитасы диаметрына тиң (≈300 млн. км). Йолдызга кадәр төгәл ераклыгы мәгълүм түгел, әмма якынча 1500 яктылык елына хисаплана. Йолдызның абсолют йолдызча зурлыгы −6,5m хисаплана. Шулай булгач Зәнәб күк йөзенең иң якты 25 йолдызыннан иң куәтле йолдыз булып тора.

Зәнәб — ак үтә зур йолдыз. Аның массасы Кояшныкы якынча 20–25 массасына тиң. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкы якынча 60 000 тиң (әгәр йолдызга кадәр ераклыгы 1500 яктылык елы булса).

Тарих һәм исемҮзгәртү

Йолдызның исеме Зәнәбелдөҗаҗә (гарәп. ذنب الدجاجةҙәнәб әд-дөҗаҗәһ — «тавыкның койрыгы»[1]) исеменең кыскартылган формасы. Аурупа телләрендә йолдызның исеме Денеб (ингл. Deneb, рус. Денеб) формасында йөртелә.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Дөҗаҗ — тавык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.