Әлтаир (гарәп. النسر الطائرән-нәср әт-та’ир — «очучы каракош»[1]; Каракош α, Каракош альфасы, α Aql) — Каракош йолдызлыгының иң якты йолдызы, яктырыш буенча күк йөзендә 13 нче урында тора. Әлтаир 16,8 гына яктылык елы ераклыкта тора. Каракош β һәм Каракош γ йолдызлары белән билгеле йолдызлар сызыгыны — Каракош Гаиләсе яки Каракош Үзәге не тәшкил итә.

Паломар обсерваториясендә ясалган Әлтаирның фотосурәте

Әлтаир +0,77 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу A спектр сыйныфылы йолдыз. Аның массасы Кояшныкыннан 1,8 тапкыр, ә яктыртучанлыгы — 11 тапкыр артыграк. Әлтаир үз күчәре тирәсендә 8,9 сәг. эчендә әйләнеп чыга. Бик тиз әйләнүе сәбәпле йолдызның экватор диаметры котып диаметрыннан 22 % артыграк. Йолдызның яктырышы кечкенә зурлыкка үзгәрә. Ул Калкан δ сыман үзгәрмә йолдыз була.

Моны да кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Таир — очучы, очкыч; кош. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 539.