Зур мәчет (Копенгаген)

Копенгагенның Зур мәчете (дан. Den Store Moske i København), шулай ук Хәмәд бин Хәлифәнең цивилизация үзәгеДания башкаласы Копенгагенның Нерребро районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, сөнни мәчете. Мәчет һәм мәдәният үзәге булган биналар комплексы. 2014 елда Даниядә махсус төзелгән беренче мәчет, илнең иң зур һәм манарасы булган беренче мәчете, Аурупада иң эре мәчетләрнең берсе[1][2].

Мәчет
Зур мәчет
дан. Den Store Moske i København
Ил Дания
шәһәр Копенгаген, Rovsingsgade
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
2008 (төзелеш башланган)
2014 ( мәчет ачылган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Даниядә ислам

2008 елда мәчет проекты әзерләнә башлаган. 2014 елның июнендә Дания Ислам шурасы Копенгагенның Зур мәчетен ача (рәсми исеме Хәмәд бин Хәлифә цивилизация үзәге). Мәчет төзелешен финанслаган Катар әмире шәех Хәмәд бин Хәлифә әл-Тани(ингл.) исеме белән аталган. Катар төзелешне финанслауга 27 миллион доллар бүлеп биргән. Дания халык фиркасе Катарның Даниянең эчке эшләренә тыкшынуы ихтималы уңаеннан борчылуын белдерә[3].

Мәчет ачылу тантанасында Катарның дин эшләре буенча министры Гаит Әл-Карави (Ghait Al Karawi) катнашкан. Мәчет ачылу көнендә «Данияне исламлаштыруны туктатырга» төркеме бина каршында протест ясарга ниятләгән, әмма полиция тарафыннан тыелган[4].

Тасвирлама үзгәртү

 
Копенгагендагы Зур мәчет — мәчет һәм мәдәният үзәге булган биналар комплексы.

Мәчет Дания архитекторлары Ян Венцел (Jan Wenzel) һәм Ларс Туксен (Lars Tuxen) тарафыннан проектланган һәм Дания Ислам шурасы милке булып тора. Бина эчендә берьюлы 3 000 кеше һәм бәйрәмнәр вакытында эчке ишегалдында өстәмә 1 500 кеше намаз укый ала. Копенгаген муниципалитеты белән килешенгәнчә, манарадан намазга чакыру (азан) трансляцияләнми.

Мәчет фасады титаннан, пыяладан, полировкаланган бетоннан эшләнгән. Мәчет тирәсендә бассейн бар. Бинаның эчендә 13 колонна урнашкан. Беренче катта ашханә, төрле аудиторияләр, күпфункцияле заллар, алдынгы аудио / видео һәм it-бүлекләр, китапханә, офислар һәм куркынычсызлык секцияләре бар. Җир асты паркингыннан мәчеткә чыгып була[5].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Grand Mosque of Copenhagen. 2007 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. The Copenhagen Post, 26.04. 2007(ингл.)
  2. Politicians and royals steering clear of grand mosque's opening 2015 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган.(ингл.)
  3. Denmark's first 'real' mosque opens, bankrolled by Qatar. Timesofisrael.com, 19.06.2014(ингл.)
  4. Denmark 2014 international religious freedom report. State.gov(ингл.)
  5. The Great Mosque in Copenhagen. Jan Wenzel & Lars Tuxen(ингл.)