Олы Солабаш

(Зур Солабаш битеннән юнәлтелде)

Олы Солабаш (Зур Солабаш)Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.

Олы Солабаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°8'29"тн, 49°16'38"кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 38 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422720
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большой Сулабаш

Халык саны — 38 тирәсендә. Почта индексы — 422720.

Олы Солабаш һәм Кече Солабаш авыллары тарихы үзгәртү

Солабаш атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш кабатлана.

Сола суы ярына утырган Солабаш авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Е. И. Чернышев хезмәтендә Солабаш атамасы да теркәлгән. Казан өязе теркәү кенәгәләрендә (16021603) Солабаш атамасы телгә алына. Зур Солабаш авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле өч кабер ташы табылган.

Авылларны исәпкә алган исемлекләрдә Зур Солабаш Олы Алат дип тә атап йөртелә. Кече Солабаш кешесе Габдрахман абый безгә түбәндәгеләрне әйткән иде: «Элек Зур Солабаш авылы Ашыт үзәнендәге Алат авылы янында булган. Рус Алатына килеп урнашкан руслар аларны күченеп китәргә мәҗбүр иткәннәр». Менә ни өчен ул тагын Алат исеме белән аталган. Димәк, авыл халкы тарихи яктан руслар килеп утырганчы оешкан, Алат ханлыгы, Алат авыллары халкы белән бәйләнешле булган. Тикмәгә генә ул Олы Алат дип аталмаган.

А. Артемьев хезмәтендә (XVIII йөз) Солабаш авыллары болай сурәтләнә: «Олы Алат (Солабаш) авылында 42 хуҗалык булып, анда 195 ир-ат һәм 220 хатын-кыз яшәгән, авылда бер мәчет булган».

Кече Солабаш, Айтуган пүчинкәсе, Шыгай чишмәсе авылындагы 11 хуҗалыкта 48 ир-ат һәм 46 хатын-кыз көн иткән. Солабаш-Тенивраг авылында 82 йорт булган, анда 211 ир-ат һәм 238 хатын-кыз гомер кичергән, авылда мәчет булган. Н. Н. Вечеслав хезмәтендә Солабаш авылы турында түбәндәге мәгълүматларны табабыз: «Олы Алат — Солабаш һәм аның пүчинкәләре: 1) Шыгай чишмәсе яисә Кече Солабаш; 2) Айтуган чишмәсе; 3) Зур Солабаш. Бу авыл һәм пүчинкәләр халкы Олы Алат — Солабаш авылы җәмгыятен тәшкил итәләр. Зур Солабаш авылындагы 70 йортта 464 ир-ат һәм 464 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер агач мәчет, мәдрәсә, ярма яргыч, ике җил тегермәне булган».

И. А. Износков хезмәтендә Сола суының уң ярына урнашкан Солабаш авылы искә алына, ләкин Солабаш атамасы алдыннан Олы Алат исеме куелган һәм алар бер номер белән бирелгән. Зур Солабаш авылында 42 ир-ат һәм 48 хатын-кыз булуы әйтелгән. Шунысы бар: Олы Алат авылы кешеләре саны аерып бирелгән, авылда 247 ир-ат һәм 217 хатын-кыз теркәлгән. 1865 елда Зур Солабаш авылында керәшен татарлары дип исәпләнгән 6 ир-ат һәм 8 хатын-кыз, Олы Алатта 3 ир-ат, 1 хатын-кыз теркәлгән. Зур Солабаш авылы халкы арба ясап саткан, он тарткан, киндер, кирпеч суккан, балта эше белән шөгыльләнгән. Авылда бер агач мәчет, бер мәдрәсә, ике җил тегермәне булган.

Билгеле булганча, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, буйсындырылган халыкны көчләп чукындыру сәясәте башлана. Бу сәясәттән Зур Солабаш авылы халкы да зур зыян күрә. 1866 елның 6 июнендә Зур Солабаш авылында Акулина Павлова вафат була. Аның ире, Максим Федоров, (татарчасы Ишимяр Ишимов) хатынын күршедәге рус авылы Алат зиратына күмдермәс өчен, үз ишегалдына җирли. Килгән тикшерүчеләр мәетне алып китәргә теләгәч, авыл хатын-кызлары кабер өстенә куелган такталарга яталар. Кире исламга кайту өчен көрәш көчле була. Төрмәгә утыртулар, чыбык белән суктырулар, сөргенгә сөрүләр гадәти хәлгә әйләнә.

Зур Солабаш авылы халкына чукындырылганнан соң бирелгән ирләр һәм хатын-кызлар исемнәре дә бу чыганакта теркәлеп калган: Максим Федоров (Ишимяр Ишимов), Яков Алексеев (Тимергали Халитов), Федосья Семенова (Бибимәдинә Тахтарова), Акулина Семенова (Бибилатыйфә Халитова), Ирина Иванова (Бибифатыйма Халитова). 1898 елгы китапта Зур Солабаш һәм Солабаш пүчинкәсе авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К. П. Берстель китабында Солабаш-Тенивраг (Кече Солабаш) авылында 652; Олы Алатта — 652; Олы Алат пүчинкәсендә 151 татар кешесе яшәгән дип күрсәтелә.

Зур Солабаш, Кече Солабаш, Дөбъяз, Чыршы, Тарышна, Суыксу, Кондырлы, Сая, Өбрә, Абла, Зур Әлдермеш, Кече Әлдермеш авыллары халкы июль аеның беренче атналарында Биектау җыены үткәргән.

Солабаш авылы тирәсе элек калын урманнар белән капланган булган. Билгеле инде, урманлы җир елга-күлләргә бай була. Заманында бу тирәдәге чиста сулыкларга аккошлар да килгән, дип сөйлиләр. Авылдагы Гариф абый сөйләвенә караганда, якында гына Барамык исемле урман булган. Урман эченнән Солабаш суы аккан. Солабаш суына күп кенә вак елга-инешләр, чишмә-кизләүләр койган. Ак чишмә, Диңгез күзе чишмәсе, Чәчле каен чишмәсе, Салкын кизләү, Келәнче чишмәсе... Бу чишмә-кизләүләрне исемнәре хакына гына да саклыйсы, яшәтәсе иде.

Кече Солабашта яшәүче Габдрахман абзый авыллар оешу турында ата-бабасыннан ишеткән түбәндәге хатирәне сөйләде.

1582 елда Явыз Иван гаскәрләре, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, җирле ханлыкларны туздыра башлыйлар. Башта Күәм ханлыгын, аннан соң Алат ханлыгын буйсындыралар. Алат ханлыгы элек Бәрәзә ханлыгы янында булган. Алат ханлыгыннан берәү дә христиан диненә чыкмаган. Бу ханлыкның шактый халкы Зур Солабаш урынына урман арасына килеп утырган. Кече Солабашка халык азрак килгән. Шуңа ул «кече» исеме алып калган. Мөхәммәтрәхим исемле бай кеше (кечерәк хан дип тә әйтәләр.— Ф. Г.) авыл халкыннан урманны үзенә тартып алган. Ул фамилиясен дә Мамаев дип алыштырган һәм Кече Солабаш авылыннан 5 чакрым Казанга табарак күчеп утырган. Ул авылны Соловцово дип атаганнар. Мамаевның өч баласы була. Берсе Маматау исемле авылга урнаша. Икенчесе Соловцово авылында кала. Өченчесе чыршы агачлары үскән урман арасына авыл төзи. Фамилиясен Адаев дип үзгәртә һәм ислам диненә кире кайта. Чыршы авылында хәзер дә Адаев фамилиясен йөрткән кешеләр шактый.

Халык үзгәртү

Солабаш авылының икесе дә элеккеге матур традицияләрне саклыйлар. Зиратлар тәртиптә тотыла, урамнар чиста. Яшьләр тыйнак, олыларны олылый белә. Халык иманлы һәм эшчән.

Зур Солабашта 20 йорт бар.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
439 757 938 746 853 617 417 263 219 66 44 38

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр үзгәртү

Зур Солабаш авылында, крестьян гаиләсендә шагыйрь Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы, 19111941) туган.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.