Борис Ельцин

(Ельцин Борис Николаевич битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Борис Эльцин белән бутамагыз.

Борис Ельцин
Россия Президенты
Вазыйфада
10 июль 1991 ел – 31 декабрь 1999 ел
Аңа кадәр
Дәвамчысы Владимир Путин
Россия Федерациясе хөкүмәте башлыгы
Вазыйфада
6 ноябрь 1991 ел – 15 июнь 1992 ел
Аңа кадәр Иван Силаев
Олег Лобов (в. б.)
Дәвамчысы Егор Гайдар (в. б.)
Виктор Черномырдин
РСФСР Югары Шурасы Рәисе
Вазыйфада
29 май 1990 ел – 10 июль 1991 ел
Аңа кадәр Николай Грибачёв
Дәвамчысы Руслан Хасбулатов
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 февраль 1931(1931-02-01)
Бутка авылы, Бутка районы, Урал өлкәсе, РСФСР, ССБР байрагы ССРБ
Үлгән 23 апрель 2007(2007-04-23) (76 яшь)
Мәскәү, Россия байрагы Россия Федерациясе
Сәяси фирка КПСС (1961—1990)
Җефет Наина Иосифовна Ельцина[d][1]
Әни Клавдия Васильевна Ельцина[d]
Әти Николай Игнатьевич Ельцин[d]
Белем Урал политехник институты
Сугышлар/бәрелешләр Август путчы, Русия Югары Советы куып таратылуы, Гөрҗистан ватандашлар сугышы[d], Беренче чечен сугышы, Таҗикстан ватандашлар сугышы[d], Дагстан сугышы[d], Икенче чечен сугышы, осетин-ингуш низагы[d], Tawlı Qarabax nizağı, Приднестровский конфликт[d], Марш-бросок на Приштину[d] һәм Днестр буе сугышы[d]

Борис Николай улы Ельцин (рус. Бори́с Никола́евич Е́льцин, 1931 елның 1 феврале2007 елның 23 апреле) — СССР һәм Россия дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче президенты. Президент булып ике тапкыр сайланган иде — 1991 елның 12 июнендә һәм 1996 елның 3 июлендә.

Ул тарихка Россиянең беренче сайланган президенты, ГКЧПга каршы чыгучы хәрәкәтнең оештыручысы, Россиянең иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышны үзгәртүче буларак керде. Шулай ук аның эшчәнлегенә КПССны тыю, РФ Югары Советын тарату, Россия Совет Йорты штурмы, беренче чечен сугышы алып бару һәм икенче чечен сугышына китергән 1999 ел вакыйгалары керә.

Файл:Boris Yeltsin — 1999-12-31.ogv
Борис Ельцинның мәшһүр «Мин китәм» чыгышы (1999 елның 31 декабре)

Тормыш юлы

үзгәртү

Урал политехник институтын тәмамлый (1955). 1963 елдан Свердловск йортлар төзү комбинатының баш инженеры, 1965 елдан — башлыгы. 1968 елдан КПССның Свердловск өлкә комитетының төзелеш бүлеге мөдире, аннан сәркатибе, 1976-85 — 1 нче сәркатибе. 1985-1986 елларда КПСС Үзәк Комитет сәркатибе, 1985-1987 елларда КПССның Мәскәү шәһәр комитеты 1 нче сәркатибе. 1987-1989 да СССР Госстрое рәисенең 1 нче урынбасары — СССР министры. 1989-90 да СССР Югары Советның Төзелеш һәм архитектура комитеты рәисе.

1981-1990 елларда КПСС Үзәк Комитет әгъзасы, 1986-1988 елларда КПСС Үзәк Комитет Политбюросы әгъзалыгына кандидат. 1978-1989 елларда СССР Югары Совет депутаты. 1989-1991 елларда ССРБ халык депутаты. 1990-1991 елларда РСФСР Югары Совет рәисе.

1991-1999 елларда Борис Ельцин — Россия Федерациясе президенты. Бәйсез Дәүләтләр Берлеген игълан итүчеләрнең берсе.

1990 нчы елларда берничә тапкыр Татарстан Республикасына килә, республиканың суверенлыкка хокукын таный. 1994 елда РФ Хөкүмәте Рәисе В.С. Черномырдин, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры М.Г. Сабиров белән бергә «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» шартнамәгә кул куя.

Борис Ельцин 2007 елның 23 апрелендә Мәскәүдә вафат була.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. (unspecified title)ISBN 978-5-389-06946-6

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү