Борис Ельцин белән бутамагыз.
Борис Эльцин (рус. Борис Михайлович Эльцин, 1875, Звенигородка, Киев губернасы27 ноябрь 1937) — совет дәүләт эшлеклесе.

Борис Эльцин
Туган телдә исем Борис Михаил улы Эльцин
Туган 1891(1891)
Звеныһородка[d], Киев губернасы, Русия империясе
Үлгән 27 ноябрь 1937(1937-11-27)
Ерак Көнчыгыш крае
Милләт яһүд[1]
Әлма-матер Әдис милли үнивирситите[d]
Һөнәре сәясәтче

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

1897[2]/1898[1] елдан РСДРП әгъзасы. Әдис шәһәрендәге Новороссия университетын тәмамлаган. Инкыйлаби эшчәнлеге сәбәпле Өфе губернасына сөрелгән. 1910 елдан в Бәләбәй һәм Бөре өязләрендә санитар табиб булып эшли. 1917 елның 5 мартыннан Өфе эшче һәм солдат депутатлары шурасы башкарма комитеты рәисе, шул ук елның 26 октябреннән — РСДРПның Өфе губерна комитеты президиумы әгъзасы, 4 дикәбреннән — Өфе губерна инкыйлаби комитеты әгъзасы. 1918 нең гыйнварыннан Өфе губерна башкарма комитеты рәисе, бер үк вакытта әприлдән — Өфе губерна ХКШ һәм губерна инкыйлаби комитеты әгъзасы РСФСР ЭЭХК коллегиясе әгъзасы.

1919 ның гыйнварыннан РСФСР ХКШның Өфе губернасында шура хакимиятен оештыру буенча вәкиле, июньнән губерна инкыйлаби комитеты рәисе, губерна башкарма комитеты рәисе һәм РКП(б)ның губерна комитеты сәркәтибе. Башкортстан автономиясенә каршы чыгышлар ясаган. 1920 елда барлык вазыйфалардан азат ителгән. Аннан соң УССР иҗтимагый тәэминат хаклык комиссарлыгында эшләгән. 1920 елдан Мәскәүдә эшли: РСФСРның Баш сәяси-агарту комитетында коллегия әгъзасы, «Красная новь» нәшрияте директоры, 1925 елдан РСФСР ХКШ каршындагы Дәүләт пылан комиссиясендә эшли. Троцкийчы оппозиция әгъзасы.

1927[3]/1929[4] да ВКП(б)-дан чыгарыла. 1928 да Усть-Вымьга (Коми АССР) сөрелә, 1929-1932 дә Сүздәл сәяси изәләтерендә. 1936 елда яңадан кулга алына һәм Колымага сөрелә. Магаданда сәяси тоткыннар арасында протестлар һәм ачлык оештыруда катнашкан. 1937 елның 19 синтәбрендә, гайре инкыйлаби троцкийчыл эшчәнлегендә гаепләнеп, Дальстрой буенча ЭЭХК идарәсенең «өчлеге» тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Хөкем карары 27 ноябрьдә гамәлгә ашырылган.[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү