Дмитрий Иванович Еропкин (1908 елның 16 (29) августы, Горская станциясе, Санкт-Петербург янында — 1938 елның 20 гыйнвары, Грязовец) — совет астрофизигы.

Дмитрий Еропкин
Туган 16 (29) август 1908
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 20 гыйнвар 1938(1938-01-20) (29 яшь)
Грәзоветс, Вологда өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре йолдызбелгеч
Эш бирүче Пулково күзәтүханәсе[d]

Декабрист Дмитрий Завалишинның оныгы.

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Еропкин 1924—1929 елларда Ленинград университетының физика-математика факультетының астрономия бүлегендә укый. 1927 һәм 1928 елларда Ташкент обсерваториясендә практика уза.

Университетны тәмамлаганнан соң, 1929 елда Астрономия институтының югары штаттан тыш хезмәткәре итеп билгеләнә. 1930 елда Пулково обсерваториясе каршындагы аспирантурага укырга керә. 1936 елга кадәр Пулково обсерваториясендә эшли. 1930—1936 елларда шулай ук «Кояшны тикшерү комиссиясе»нең гыйльми секретаре вазыйфасын башкара.

1936 елның 4 декабрендә «Пулково эше» белән бәйле рәвештә кулга алына. 1937 елның 25 маенда аңа сәяси хокукларсыз калу һәм милекне конфискацияләү белән 10 елга төрмәгә ябылу карала. Грязовецк төрмәсендә җәза үткәндә, янә «тоткыннар арасында системалы контрреволюцион троцкист фашистлар агитациясе өчен» НКВД Махсус өчлеге тарафыннан хөкем ителә, 1938 елның 20 гыйнварында атып үтерелә. 1955 елда реабилитацияләнә.

Дмитрий Еропкинныж хезмәтләре Кояш физикасына, Җир һәм планета атмосферасына, Кояш-Җир багланышларына карый. Җир атмосферасында озонның эчтәлеген, котып балкышларын һәм зодиакаль яктылыкны өйрәнә. Франц-Иосиф җиренә арктик экспедициядә катнаша (1932). 1933—1934 елларда ук Кояштан ераклашып һәм аның радиациясе зәгыйфьләнеп, планетаның атмосфераларында чагыштырмача катлаулы молекулалары күбрәк булырга тиеш дигән фикерне әйтә. Ул озонның йоту буйларын күзәтеп, Марс атмосферасында кислород табу турындагы мәсьәләне куя. 1936 елның 19 июнендә тулы Кояш тотылуыг күзәтүдә катнаша.

Фәнни хезмәтләр үзгәртү

  • Eropkin, D. J. Ozon in den Planetenatmosphären. Die Naturwissenschaften, Volume 21, Issue 11, pp. 221—222
  • Eropkin, D. J. Über die Extinktion des Lichtes in der Jupiteratmosphäre. Mit 4 Abbildungen. (Eingegangen am 29. Juni 1931)
  • Eropkin, D., Okunev, B. Über den kurzperiodischen δ Cephei-Stern SW Aquarii. Astronomische Nachrichten, volume 240, p. 89
  • Eropkin, D. Occultations d'étoiles par la Lune. Journal des Observateurs. Vol. 12, p. 100
  • Eropkin, D. J. Über die Strahlenbrechung an der Grenze von bewegten Medien. Zeitschrift für Physik, Volume 58, Issue 3-4, pp. 268—272
  • Еропкин Д. И. Первая всесоюзная конференция по изучению Солнца и солнечной энергии // Природа, 1931, № 8, с.810-813.
  • Еропкин Д. И. Солнце и стратосфера (неизданная книга)

Әдәбият үзгәртү