Дмитрий Быков (1967)

Дмитрий Быков, Дмитрий Лев улы Быков (туганда — Зильбертруд; 1967 елның 20 декабре, Мәскәү, ССРБ) — рус язучысы, шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче, радио һәм телевидение алып баручысы, журналист, әдәбият укытучысы, кино тәнкыйтьчесе. Сәяси фикер иясе һәм активист, хәзерге Россия җитәкчелегенә, аерым алганда, Россия Президенты Путинга оппозицион карашта тора.

Дмитрий Быков
Туган телдә исем рус. Дмитрий Львович Быков
Туган 20 декабрь 1967(1967-12-20)[1][2] (56 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның журналистика факультеты[d]
Һөнәре журналист, шагыйрь, язучы, әдәби тәнкыйтьче, биюграф, писатель научной фантастики, кинокритик, җәмәгать эшлеклесе, прозачы, педагог, укытучы, калумнис, интеллектуаль уеннар катнашучысы, публицист
Эш бирүче Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Сәяси фирка Русия оппозициясенең координация шурасы[d]
Җефет Лукьянова, Ирина Владимировна[d]

 Дмитрий Быков Викиҗыентыкта

Борис Пастернак, Булат Окуджава, Максим Горький һәм Владимир Маяковский биографы. Михаил Ефремов белән берлектә «Гражданин поэт» һәм «Господин хороший» проектлары кысаларында әдәби видеоязмалар даими нәшер иткән.

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Быков 1967 елның 20 декабрендә Мәскәүдә балалар табиб-оториноларингологы, медицина фәннәре кандидаты[3] Лев Иосифович Зильбертруд (1927—1987)[4][5] һәм Мәскәүнең 1214 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Иосифовна Быкова (1937—2021) гаиләсендә туа[6][7]. Озакламый әти-әнисе аерылышканнар һәм Быков әнисе тарафыннан тәрбияләнә башлый.

Мәктәп укучысы буларак «Ровесники» Бөтенсоюз радиосының өлкән сыйныф укучылары өчен тапшыру советына керә[8].

1984 елда Быков мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый һәм Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына (әдәби тәнкыйть кафедрасы) укырга керә[9].

1987 елдан 1989 елга кадәр армиядә хезмәт итә, анда аны университетның өченче курсыннан алалар (ул вакытта студентлар өчен кичектерү гамәлдән чыгарылган)[10].

1991 елда МДУның журналистика факультетын кызыл диплом белән тәмамлый[11].

1989 елдан бирле «Орден куртуазных маньеристов»ның актив катнашучыларының берсе була[12]. Орденда «Командор» исемен йөртә, берничә шигъри җыентыкның автордашы була[13]. 1992 елның җәендә орденны ташлап китә, әмма «маньеристлар» арасында соңрак та массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алына[14][15].

Язучы һәм журналист үзгәртү

1985 елдан «Собеседник» газетасында эшли. 1991 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы[16].

Дмитрий Быков «Трактат» укый

Күп журнал һәм гәҗитләрдә басылып чыккан публицистик, әдәби, сәяси мәкаләләр авторы.

2006—2008 елларда — «Moulin Rouge» арт-проектының баш мөхәррире[17]. 2003—2006 елларда Журналистика һәм әдәби иҗат институтында «Журналист осталыгы» дигән мастер-класс алып бара.

 
Дмитрий Быков укучылар белән очрашуда, 2017 ел

Телевидениедә һәм радиода үзгәртү

1992 елда Кира Прошутинская программасында беренче тапкыр телевидениедә чыгыш ясый. 1997—1998 елларда «РЕН ТВ» каналында «ССР, или Скандалы, Слухи, Расследования» тапшыруын алып баручы була[18]. 2000—2003 елларда, шимбә көнне кич белән ТВЦ каналында чыккан, АТВ җитештергән[19] «ХОРОШО, БЫков!» үз программасын алып бара[20]. 2000—2008 елларда шул ук каналда АТВ «Времечко» программасын алып баручы булып эшли[21].

2008 елда «Девственность» документаль фильмы чыга, аның сценариен Быков Виталий Манский белән автордашлыкта языла[22].

2010 елдан 2011 елның гыйнварына кадәр «Пятый канал»да «Картина маслом» телевизион ток-шоу алып бара[23]. 2011 елда «Дождь» телеканалының «Поэт и гражданин» телевизион проектында катнашкан. 2011 елдан — «Ностальгия» телеканалында «Колба времени» программасын даими алып баручы. 2012 елда Вера Кричевскаяның «Гражданин поэт. Прогон года» фильмында төшә.

Журналистлар өчен «Россиянең алтын каләме — 2010» премиясе белән бүләкләнгән, аны Россия Журналистлар берлеге бирә.

2015 елның 21 августыннан «Дождь» каналында «Всё было» дигән биш минутлык автор шәрехләре белән чыгыш ясый. 2015 елның сентябрендә «Дождь»та «Дмитрий Быков белән йөз лекция» программасы старт ала[24]. Әдәби лекцияләр циклында Дмитрий 1900—1999 елларда рус әдәбияты турында сөйләгән. Цикл кысаларында шулай ук конкрет елга бәйле булмаган гомуми лекцияләр укыган, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен кайбер әсәрләрдә аерым тукталган.

2019 елның 3 гыйнварыннан — «Дождь»та «Нобель» тапшырулары циклы авторы һәм алып баручысы. Анда Быков әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары казанышлары турында сөйли.

2005—2006 елларда «Юность» (ВГТРК) радиостанциясендә кичке тамашаның әйдәп баручыларының берсе була. 2006 елдан 2012 елга кадәр «Сити-FM» радиосында «Сити-шоу Дмитрий Быков белән» программасын алып бара. 2015 елның июненнән — «Эхо Москвы»да «Один» радиопрограммасын алып баручы.

Укытучы эше үзгәртү

Дмитрий Быков «Золотое сечение» һәм «Интеллектуал» Мәскәү урта мәктәпләрендә әдәбият һәм совет әдәбияты тарихын укыта, элегрәк 1990 елларда 1214 нче мәктәптә күп эшләгән. 2014 елга кадәр — Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры[25][26], шулай ук МДГУ белән хезмәттәшлек итә[27].

Шулай ук чит илдә, Принстон университетында[28], Брандей университетында[29], Кембридж университетында[30], Мэриленд университетының сәнгать һәм гуманитар фәннәр көллиятендә[31] лекцияләр укый.

Сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

 
Быков 2019 елда

Дмитрий Быков — ышанычлы антисталинчы. Аның фикеренчә, «Сталин Россияне югары интеллектуаль потенциалы булган, дөньяда иң яхшы мәдәниятле, фантастик энтузиазмлы ил итеп кабул иткән... Сталин 30 ел Россияне дөньяның иң күңелсез һәм кайгылы иленә әйләндерә...»[32].

Ике тапкыр мәдәният эшлеклеләрен Владимир Путин белән очрашуга чакырудан баш тарта — 2009 елның 7 октябре һәм 2011 елның 29 апреле[33][34]; шул ук вакытта, 2010 елда Быков «Путин китәргә тиеш» мөрәҗәгатенә «актуальсезлеге» аркасында кул куюдан баш тарта[35].

2014 елның мартында кайбер фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән бергә Кырымда Россия хакимияте сәясәте белән килешмәүләрен белдерә[36].

Быков либерализмга кискен тискәре карый. Норд-Остта 2002 елдагы фаҗигадән соң: «Либерализм бүген — көчсез кешенең төгәл, куркыныч һәм әшәке сайлавы. Ул белә, көчнең кайда икәнен, һәм бу көчкә каршы торырга курка»[37].

2016 елның декабрендә Россиядә хөкем ителгән Украина режиссёры Олег Сенцовны хуплаган[38].

2018 елның 8 гыйнварында Быков, «Ксения Собчак-рус әдәбияты герое» лекциясе белән чыгыш ясап, Ксения Собчакның президент сайлау кампаниясендә катнаша.

2019 елның гыйнварында Генпрокуратурага язучының әйтемнәрен тикшерү үтенече белән мөрәҗәгатьләр җибәрелгән, анда «Нацзмны реабилитацияләү» РФ Җинаять кодексының 354.1 маддәсен бозу билгеләре карала[39]. Дмитрий Быков бу фикерләрдә Бөек Ватан сугышын Ватандашлар сугышының дәвамы буларак карарга мөмкин дигән фикер белдергән һәм генерал Власовның объектив биографиясен язу теләге белән уртаклашкан[40].

Агулану үзгәртү

2019 елның 16 апрелендә Дмитрий Быков лекция белән чыгыш ясарга килгән Уфада инсультка шикләнеп хастаханәгә салынган, диагноз расланмаган[41]. Хастаханәдә Быковның баш мие шешә башлый, ул медикаментоз комага кертелә[42].

17 апрельдә кич белән Быковның рәсми вәкиле Светлана Большакова госпитализациянең сәбәбе — кандагы глюкоза сикереше үзе артыннан гипергликемик комага китергән, дип сөйләгән[43].

19 апрельгә каршы төндә «Новая газета» редакциясе оештырган махсус борт белән Мәскәүгә китерелә һәм Бурденко исемендәге фәнни-тикшеренү институтына урнаштырыла[44].

25 апрельдә «Эхо Москвы» радиосы өчен хастаханәдә язылган «Один» программасында чыгыш ясаганда, Быков агулану госпитализациягә китерүнең сәбәбе дип атаган[45].

The Insider һәм Bellingcat тикшерүе буенча, агулану кеше үтерүгә омтылыш булган. Аны Алексей Навальный һәм Владимир Кара-Мурза агулануын оештырган шул ук ФСБ хезмәткәрләре була[46].

Гаилә үзгәртү

  • Беренче хатыны — биолог Надежда Георгиевна Гурская (1969), РФА биоорганик химия институтының биофотоника лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре[47].
  • Икенче хатыны — язучы һәм журналист Ирина Владимировна Лукьянова[41].
    • Балалары — кызы Евгения, улы Андрей.
  • Өченче хатыны (2019 елдан) — прозаик Екатерина Теймуразовна Кевхишвили (1997)[48].
    • Улы Шервуд (2020 елның 30 октябре).

Бүләкләр үзгәртү

  • 2004 — «Орфография» романы өчен А. һәм Б. Стругацких исемендәге халыкара әдәби премия[49];
  • 2006 — «Эвакуатор» романы өчен «Бронзовая улитка» премиясе[50];
  • 2006 — «Борис Пастернак» китабы өчен «Национальный бестселлер» премиясе[51];
  • 2011 — «Остромов, или Ученик чародея» романы өчен «Большая книга» премиясе.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ČSFD — 2001.
  2. Babelio — 2007.
  3. Многотомное руководство по отоларингологии, том 4, стр. 145
  4. Надгробный памятник Л. И. Зильбертруда, его брата и родителей на Востряковском еврейском кладбище
  5. Л. И. Зильбертруд в эвакуационных списках (1942)
  6. Дмитрий Быков, «журналюга, который цепляет»:: Общество:: Еврейский журнал. Личности
  7. Городская среда | № 48 (85), archived from the original on 2014-07-07, retrieved 2021-11-08 
  8. ПАМЯТИ РОВЕСНИКОВ. К десятилетию закрытия одной радиопередачи
  9. Популярный писатель, поэт и блогер Дмитрий Быков делится своими мыслями о политике и творчестве. — Эхо Москвы — Екатеринбург, 22.06.2011.
  10. Дмитрий Быков. Армия ничейной земли
  11. Наш дом на Моховой. әлеге чыганактан 2018-02-20 архивланды. 2018-02-19 тикшерелгән.
  12. Андрей Летаев. Два празднования одной даты. — Независимая газета, 15.12.2011.
  13. Дмитрий Быков. Командор ОКМ. — Орден куртуазных маньеристов. — Версия от 24.01.2012
  14. Мария Ремизова. Орден куртуазных маньеристов. — Независимая газета, 13.02.1993. — 28 (452).
  15. Быков, Дмитрий // Lenta.ru
  16. Интервью с Д. Быковым
  17. Moulin Rouge — Контакты, Archived from the original on 2009-09-08, retrieved 2021-11-08 
  18. Алина Витухновская (2017-10-07). Встреча с Анной Политковской в прямом эфире. LiveJournal. “Программа Дмитрия Быкова "Слухи, Скандалы, Расследования", РЕН ТВ, 1997 г.”
  19. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2009-02-06 архивланды. 2009-08-23 тикшерелгән.
  20. Давайте придумаем деспота. Русский журнал (2001-06-07).
  21. Почему закрывают программу «Времечко». Эхо Москвы (2008-05-27).
  22. Девственность // Первый канал
  23. Быков: «Программу „Картина маслом“ на Пятом уже закрыли». Росбалт (2011-01-12).
  24. Сто лекций с Дмитрием Быковым. Телеканал «Дождь».
  25. Быков Дмитрий Львович — МГИМО-Университет, archived from the original on 2015-03-28, retrieved 2021-11-08 
  26. Сотрудники
  27. Знаменательные даты декабря 2014 / 20 декабря 2015 елның 11 июль көнендә архивланган. // Научная библиотека МПГУ
  28. Fields of Study | Graduate School(үле сылтама)
  29. Из опыта преподавания русского языка в американском университете
  30. Видео на YouTube
  31. Московский литератор Дмитрий Быков стал первым гостем Мэрилендского университета в США в рамках программы в память о Майе Брин // ТАСС, 31.10.2013.
  32. Иосиф и его клоны. Огонёк. әлеге чыганактан 2012-11-08 архивланды. 2012-09-24 тикшерелгән.
  33. Грани. Ру // Песков: Быков и Ефремов отказались от встречи с Путиным
  34. Российские писатели отказались от встречи с Путиным(үле сылтама)
  35. И жалкий лепет оправданья…. Форум Свободной России (2018-03-26).
  36. Обращение инициативной группы по проведению Конгресса интеллигенции «Против войны, против самоизоляции России, против реставрации тоталитаризма» и письмо деятелей культуры в поддержку позиции Владимира Путина по Украине и Крыму. Новая газета (2014-03-13). әлеге чыганактан 2017-07-30 архивланды. 2017-07-30 тикшерелгән.
  37. Неграждане, послушайте меня!. Огонёк. әлеге чыганактан 2013-12-30 архивланды. 2013-12-29 тикшерелгән.
  38. Відомий російський поет підтримав Сенцова // Uapost.us, 05.12.2016.
  39. Генпрокуратуру просят проверить высказывания Дмитрия Быкова  // Радио Свобода, 14 января 2019.
  40. Максим Кантор (2019-01-22). Апология сомнения. Новая газета. 2019-04-17 тикшерелгән.
  41. 41,0 41,1 Писателя Дмитрия Быкова госпитализировали в Уфе. Росбизнесконсалтинг (2019-04-17). 2019-04-17 тикшерелгән.
  42. Врачи из Уфы рассказали о состоянии писателя Дмитрия Быкова.
  43. Дмитрий Быков впал в кому
  44. Дмитрия Быкова привезли в московскую больницу. Росбизнесконсалтинг (2019-04-19). 2019-04-19 тикшерелгән.
  45. Дмитрий Быков назвал отравление причиной своей госпитализации. BBC. 25 апреля 2019.
  46. Отравить пересмешника. Как ФСБ пыталась убить Дмитрия Быкова (2021-06-09).
  47. Н. Г. Гурская (Институт биоорганической химии РАН)
  48. Быков Дмитрий. Интервью / Дмитрий Быков. Эхо Москвы. 2019-08-31 тикшерелгән.
  49. АБС-премия
  50. Премии в фантастике и списки ТОР. Бронзовая Улитка.. rusf.ru. 2017-10-22 тикшерелгән.
  51. Дмитрий Быков - лауреат премии "Национальный бестселлер". Радио Свобода (2006-06-10). 2017-10-22 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү