Дина Сафина
Дина Сафина (1990 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Олы Хуҗаш) – рус телендә иҗат итүче драматург, белеме буенча астрофизик, Казанда «Угол» иҗат лабораториясендә эшли, Бөтенроссия «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты (2021)[1].
Дина Сафина | |
---|---|
![]() | |
Туган | 29 сентябрь 1990 (32 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Олы Хуҗаш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | астрофизик, драматург |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1990 елда Татарстан АССР Яшел Үзән районы Олы Хуҗаш авылында туган. Әти-әнисе, апасы ― физиклар. Тугызьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, биредә 10—11 классларда, параллель рәвештә Казан университетының кече мехматында укый. 2011 елда «Астрономия» белгечлеге буенча Казан университетының физика факультетын[2] һәм 2014 елда аспирантура тәмамлаган. КДУда укыганда, Карачай-Черкессиядә, Түбән Архыз бистәсендә урнашкан Россия Фәннәр Академиясенең астрофизика обсерваториясендә эшли. 8 ел астрофизика өлкәсендә эшләгәч, фән белән шөгыльләнүен ташлый. 6 ел куркынычсызлыкның интеграль системалары белән шөгыльләнүче эре Казан компаниясендә инженер-проектчы булып эшли. Театр һәм кино-проектлар өчен заказга сценарийлар яза башлый. Режиссер буларак, Propellers анимацион студиясе белән хезмәттәшлек итә.
ИҗатыҮзгәртү
Башлангыч сыйныфларда укыганда ук кечкенә хикәяләр яза. Фән өлкәсеннән киткәч, актерлык осталыгы курсларына кереп, актерлык эшен һәм режиссураны өйрәнә.
2016 елда, башкаручы буларак, Казанда «Урам сәнгате көннәре» кысаларында «Угол» иҗат лабораториясенең перформанслар сериясендә катнаша.
Казанда «Маяковский» иҗат киңлегендә «Звуки» спектакленең режиссеры һәм драматургы була.
Даугавпилста (Латвия) театр лабораториясенең «Ритуаль мәсәлләр» (рус. Ритуальные басни) спектакленың драматург-консультанты.
«Барыгыз да азат» (рус. Все свободны) студиясендә «Тирамису» һәм «Угол» иҗат лабораториясендә «Децентрализация» спектакльләренең режиссеры.
Перформер, режиссер ярдәмчесе, драматург-консультант буларак, «Свияжск Артель», «Аннигиляция», «Город АртПодготовка», «Pro/Хәрәкәт» һәм «Шәһәр кешеләре театры» (рус. Театр горожан) иҗади лабораторияләрендә даими катнаша.
«Шик рухы» (Дух сомнения, 2017), «Кушымтасы юк» (Припева нет, 2018), «Шәһәр тавышлары» (Городские звуки), «5mm/h» (2019 елда «Угол» иҗат лабораториясендә куелган), «Аһәң» (2020 елда Әлмәт татар драма театрында куелган) һ. б. пьесалар авторы[3].
Авторның пьесалары «Pro/лог», «Ремарка» һәм «Любимовка» кебек драматургия конкурсларда катнашкан. Сценарист һәм режиссер буларак кинода эшли [4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2021 – «Алтын битлек» премиясе ― «Драма / Драматург эше» номинациясендә ― «5 mm/h» пьесасы буенча «Угол» иҗат лабораториясендә куелган спектакль-медитация өчен (режиссерлар Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров)[5].
СылтамаларҮзгәртү
- Айсылу Кадырова. Дина Сафина: Когда работа бесит, всё идет наперекосяк. Идел.Реалии, 8.03.2021
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» премиясенә лаек булды. Татар-информ, 22.04.2021
- ↑ Анна Денисюк. «Мне не очень нравится словосочетание «творческая личность». Сайт КФУ(рус.)
- ↑ Авторы: С: Сафина Дина. Театральная библиотека Сергея Ефимова(рус.)
- ↑ Казанский драматург Дина Сафина выиграла «Золотую маску». Деловая электронная газета «Бизнес Online», 22.04.2021(рус.)
- ↑ Дина Сафина. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты(рус.)