Дилшат Фәтхуллин

кинооператор (Узбекфильм, Мосфильм)

Дилшат Фәтхуллин, Дилшат Зиннәт улы Фәтхуллин (Дильшат Зиннатович Фатхуллин, Ташкентта: Dilshod Zinnatovich Fatxullin; 1940 елның 6 апреле, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент2020 елның 18 гыйнвары, РФ, Мәскәү) ― кинооператор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1977), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)[1]. 1972 елдан КПСС әгъзасы[2], СССР (Мәскәү) кинематографистлар берлеге әгъзасы[3].

Дилшат Фәтхуллин
Туган телдә исем Дилшат Зиннәт улы Фәтхуллин
Туган 6 апрель 1940(1940-04-06)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Үлгән 18 гыйнвар 2020(2020-01-18) (79 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] һәм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кинооператор
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре СССР Дәүләт премиясе (1977) РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Кайбер фильмнары.
 
Әтисе Зиннәт Фәтхуллин (1903–1988)
 
Энесе Галиәсгар Фәтхуллин (1948)

1940 елның 6 апрелендә Үзбәкстан ССР башкаласы Ташкентта татар гаиләсендә туган. Әтисе – Үзбәкстанның халык язучысы Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903–1988). Әнисе Алия Бәшир кызы Таҗирова, шулай ук Түбән Новгород губернасында туган. Әтисенең олы апасы Хәлимә алар белән яшәгән һәм гомерен энесенең балаларын тәрбияләүгә багышлаган. Ташкенттагы өйләрендә республикада танылган кешеләр, үз эшенең зур профессионаллары: юристлар, галимнәр, табиблар һ.б. җыела, татарча сөйләшә, шаярта һәм җырлый торган булган[4].

Төп мәкалә: Зиннәт Фәтхуллин

Әтисе Зиннәт Равил улы Фәтхуллин 1903 елның 12 (25) ноябрендә Түбән Новгород губернасының Василсурск өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы) Мөтеравыл авылында күп балалы керәстиян гаиләсендә унөченче бала булып туган. Армиягә Түбән Новгородтан китә һәм Үзбәкстанга эләгә. Фрунзе җитәкчелегендәге гаскәргә тәрҗемәче һәм революцион идеяләр йөртүче буларак татарларны махсус җыйганнар. Әтисе басмачылыкка[d] каршы көрәштә катнашкан, укчы булган, гармун уйнау белән мавыккан. Юлдаш Ахунбабаевның (ҮзССР ҮБК (1925-1938) һәм ҮзССР Югары Шурасы президиумы (1938-1943) рәисе) шәхси ординарецы булган, аның белән ул, шәхси сакчысы кебек, кышлакларга йөргән. Аннары аны Сәмәркандтан ерак булмаган Кәттәкурганда партия эшендә калдырганнар. Ул бик тиз, бер-ике ел эчендә әдәби үзбәк телен өйрәнгән. Һәм бу аңа киләчәктә, язучы булгач, бик ярдәм иткән.

Д. Фәтхуллин Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтына укырга кергәнче, Малик Каюмовта кинохроникада яхшы мәктәп узган[5]. 1963 елда Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының (ВГИК) оператор факультетын тәмамлаган. Башта «Үзбәкфильм» да эшләгән, 1974 елдан — «Мосфильм» киностудиясенең оператор-куючысы. Советлар Союзы таркалганнан соң Россиядә эшләгән[6].

Булат Мансуров (1937―2011) белән бергә, оператор буларак, татарларның борынгы бабалары турында «Сага древних булгар» («Борынгы Болгарның җылы җилләре») нәфис фильм төшергән [7]. 2005 елда «Судьба повелителя» тарихи фильмында режиссер сыйфатында катнашкан.

2020 елның 18 гыйнварында Мәскәүдә вафат булган[6].

  Мин үз эшемә даими рәвештә гамма уйнарга тиешле пианист сыман карыйм. Әгәр пианист гамма уйнамаса, ул пьесаларны да, зур әсәрләрне дә уйный алмаячак. Шуңа күрә зур картиналар арасындагы телевизион картиналар ― ул гамма кебек. Оператор даими рәвештә эштә булырга тиеш[8]
Дилшат Фәтхуллин
 

Фильмография

үзгәртү
  • 1964 — Канатоходцы
  • 1964 — Свидание
  • 1966 — Нежность
  • 1966 — Белые, белые аисты
  • 1967 — Незабываемое
  • 1969 — Возвращайся с солнцем
  • 1971 — Без страха
  • 1972 — Этот славный парень
  • 1974 — Такие высокие горы
  • 1975 — Бегство мистера Мак-Кинли
  • 1977 — Долги наши
  • 1979 — Вкус хлеба
  • 1982 — Похождения графа Невзорова
  • 1984 — Мёртвые души
  • 1984 — Прежде, чем расстаться
  • 1985 — Город невест
  • 1985 — Салон красоты
  • 1988 — Радости земные
  • 1988 — Чудовище или кто-то другой
  • 1992 — Бег по солнечной стороне
  • 1993 — Послушай, Феллини!
  • 1993 — Стрелец неприкаянный
  • 1998 — Чехов и Ко
  • |2000 — Империя под ударом
  • 2003 — Остров без любви
  • 2004 — На Верхней Масловке
  • 2004 — Сага древних булгар. Лествица Владимира Красное Солнышко
  • 2005 — Сага древних булгар. Сага о любви дочери Чингисхана
  • 2006 — Ленинградец
  • 2008 — Марево
  • 2008 — Судьба государя (Р. М. Фаталиев белән берлектә)
  • 2012 — Однажды в Ростове
  • 2013 — Братья по обмену

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1977 ― СССР Дәүләт премиясе ― «Бегство мистера Мак-Кинли» фильмы өчен[9]
  • 1992 ― РСФСР (Россиянең) атказанган сәнгать эшлеклесе[10].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Альтаф Гюльахмедов. Малоизвестные татарские разности. Проза.ру(рус.)
  2. Кино. Энциклопедический словарь Юткевича, 1987
  3. Справочник Союза кинематографистов СССР. М.: Всесоюзное бюро пропаганды киноискусства, 1986, стр. 195
  4. Джаннат Сергей Маркус. Алиаскар Фатхуллин – знатная личность Ташкента. Письма о Ташкенте, 17.10.2008(рус.)
  5. Алиаскар Фатхуллин. 2020 елның 12 ноябрь көнендә архивланган. prtuz.tatarstan.ru
  6. 6,0 6,1 Ушел из жизни кинооператор Дильшат Фатхулин.
  7. Булат Мансуров. Сага о любви дочери Чингисхана. Кинология «Сага древних булгар»
  8. Дильшат Фатхуллин (06.04.1940 ― 18.01.2020). Советское кино Вконтакте, 7.04.2024
  9. Постановление ЦК КПСС, Совмина СССР от 27.10.1977 № 958 «О присуждении Государственных премий СССР 1977 года в области литературы, искусства и архитектуры 2018 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
  10. Ведомости Съезда народных депутатов РСФСР и Верховного Совета РСФСР. — М.: Изд. Верховного Совета РСФСР, 1992. — С. 137

Әдәбият

үзгәртү
  • Кино. Энциклопедический словарь / Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др. — М.: Советская энциклопедия, 1987. — С. 443. — 640 с. — 100 000 экз.
  • Операторы Советского кино // Cправочник / Госфильмофонд России / сост. Н. М. Чемоданова. — М.: Киновек, 2011. — С. 361. — 418 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-905352-03-4.

Сылтамалар

үзгәртү