Галиәсгар Фәтхуллин

Галиәсгар Зиннәт улы Фәтхуллин (1948 елның 21 октябре, ССРБ, Ташкәнт) — документаль (1999 елдан) һәм уен киносы режиссеры. Үзбәк ССРның атказанган артисты (1979).[1]

Галиәсгар Фәтхуллин
Туган телдә исем Галиәсгар Зиннәт улы Фәтхуллин
Туган 21 октябрь 1948(1948-10-21) (75 яшь)
СССР, Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Үзбәкстан Үзбәкстан
Һөнәре режиссер

Биографиясе үзгәртү

Галиәсгар Фәтхуллин 1948 елның 21 октябрендә Ташкәнт шәһәрендә туган. Әтисе Үзбәкстанның халык язучысы Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903—1988). Абыйсы Дилшат Фәтхуллин, танылган кинооператор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.[2]

1972 елда Ташкент дәүләт консерваториясен (пианист), 1984 елда режиссерлар һәм сценаристларның ике еллык югары курсларын (Эмиль Лотяну остаханәсе)[2] тәмамлый.

1970 елдан «Ялла» төркеме музыканты,[2] 1976 елдан «Наво» ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

1984 елдан «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли.

2000 елда «ALFAT-STUDIO» киностудиясенә нигез сала. Фирма озак вакыт каткан хәлдә була, 2003 елда «Үзбәкстан татарлары» проектын башлап җибәрү белән генә торгызыла. Алга таба, «Үзбәккино» агентлыгы ярдәме белән, берничә документаль фильм проектлары тормышка ашырыла.[2]

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы, 4 оныгы бар. Хатыны Назарова Наталья — балет артисты, уллары — Рубен һәм Тимур[2]

Искәрмәләр үзгәртү