Денис Осокин, Денис Сергей улы Осокин (рус. Дени́с Серге́евич Осо́кин, 1977 елның 14 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, шагыйрь, сценарий авторы. «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе һәм Азия-Тын океан регионы илләре киноакадемиясе (The Asia Pacific Screen Academy) әгъзасы. Тукай премиясе лауреаты (2020).

Денис Осокин

Тугач бирелгән исеме: Дени́с Серге́евич Осо́кин
Туу датасы: 14 август 1977(1977-08-14) (46 яшь)
Туу урыны: ССРБ ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь, сценарий авторы
Иҗат итү еллары: 2001—х. в.
Юнәлеш: шигърият, проза
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Ангелы и революция» (2001)
Премияләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1977 елның 14 августында Казанда туган. Варшава университетының(ингл.) психология факультетында белем алган (1994—1996), Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган (2002).

«Яңа гасыр» (Казан) телеканалында «Панорама» иҗат берләшмәсе редакторы, «Солнцеворот» фильмнары циклы авторы һәм режиссеры булып эшләгән. Казан рус фольклоры үзәген җитәкләгән.

Проза әсәрләре һәм шигырьләре «Знамя», «Вавилон», «Октябрь», «Улов», «Топос», «Волга — XXI гасыр», «Воздух», «Дирижабль» һ. б. журналлар һәм альманахларда, «Сугыш һәм тынычлык — 2001» премиясе лауреатлары һәм финалчылары әсәрләре җыентыгында (М.: ОГИ, 2002) басылып чыккан.

«Овсянки» повесте (Аист Сергеев тәхәллүсе астында «Октябрь» журналында бастырылган) шул ук исемдәге нәфис фильм (2010, режиссер Алексей Федорченко) нигезенә салынган.

«Овсянки» (Солы чыпчыклары, 2010), «Небесные жены луговых мари» (Болын мариларының күктәге хатыннары, 2012) фильмнары сценаристы. «Инзеень-малина» (2007), «Ангелы революции» (Инкыйлаб фәрештәләре, 2014) фильмнарының сценарий автордашы.

Денис Осокин — кече әдәби формалар остасы. Ул «Огородные пугала с ноября по март» (Бакча карачкылары ноябрьдән мартка кадәр) җыентыгын чыгарган, анда аның барлык төп әйберләре, шул исәптән киносценарийлары да кергән, аның исеме читтә дә киң билгеле[1].

2018 елда Мари Ил дәүләт курчак театры сәхнәсендә Д. Осокин пьесасы буенча куелган «Йÿд орол / Төнге каравыл» спектакле [2] «Алтын битлек» милли премиясенә өч номинациядә кандидат булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2001 — «Дебют» премиясе» — «Кече проза» номинациясендә («Фәрештәләр һәм инкыйлаб» хикәяләр циклы өчен)
  • 2004 — Андрей Белый премиясенең шорт-листы — «Барышни тополя» китабы белән кергән
  • 2005 — Ю. Казаков исемендәге премия шорт-листы — «Яңа ботинкалар» хикәясе белән кергән
  • 2010 — Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең «Белый слон» (Ак фил) премиясе — «2010 елның иң яхшы сценарие өчен» («Солы чыпчыклары»)
  • 2010 — «Ника» премиясе — «иң яхшы сценарий эше өчен» («Солы чыпчыклары»)
  • 2011 — «Зур китап» премиясенең лонг-листы («Солы чыпчыклары»)
  • 2011 — Андрей Белый премиясенең шорт-листы - «Солы чыпчыклары»китабы белән
  • 2011 — Азия-Тын океан киноакадемиясе призы — «иң яхшы сценарий өчен» («Солы чыпчыклары»)
  • 2013 — Г. Горин исемендәге приз — Сочида «Кинотавр» XXIV Ачык Россия кинофестивале — «иң яхшы сценарий өчен» («Небесные жены луговых мари»).
  • 2013 — Андрей Белый премиясе — «Проза» номинациясендә («Небесные жены луговых мари» җыентыгы өчен)
  • 2014 — Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең «Белый слон» премиясе — «иң яхшы сценарий өчен» («Небесные жены луговых мари»)
  • 2020 – Габдулла Тукай премиясе — «Огородные пугала с ноября по март» (Бакча карачкылары ноябрьдән мартка кадәр) җыентыгы өчен[3]

Китаплары үзгәртү

  • Барышни то́поля. М: Новое литературное обозрение, 2003. — 475 с. — (Серия «Soft Wave»). — ISBN 5-86793-252-4.
  • Овсянки: Рассказы, повесть. М: КоЛибри, Азбука-Аттикус, 2011. — 624 с. — (Серия «Уроки русского»). — ISBN 978-5-389-01790-0.
  • Небесные жёны луговых мари. М: Эксмо, 2013. — 432 с. — ISBN 978-5-699-54857-6.
  • Огородные пугала с ноября по март. М: АСТ, 2019. — 528 с. ISBN 978-5-17-095757-6.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү