Дарья Минһаҗетдинова

россияле актриса

Дарья Минһаҗетдинова, Дарья Таһир кызы Минһаҗетдинова (1990 елның 20 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Магадан) — РФ театр һәм кино актрисасы.

Дарья Минһаҗетдинова
Дарья Мингазетдинова
Фото
Туган исеме:

Дарья Таһир кызы Минһаҗетдинова

Туган көне:

20 июнь 1990(1990-06-20) (33 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Магадан

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

театр-кино актрисасы

Карьера:

2011 — х. в.

IMDb:

ID 5481092

dariaminga

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1990 елның 20 июнендә Магаданда татар гаиләсендә туган. Әтисе Таһир — инженер , әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы — Равил. Магаданда аккордеон сыйныфы буенча музыка мәктәбен, Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр укуханәсен (Ольга һәм Юрий Соломиннар курсы) тәмамлаган (2011).

Театрдагы рольләре үзгәртү

2009 елда студент чагында ук Мәскәү Кече театрында Е. Шварцның «Кар патшабикәсе» (рус. Снежная королева) спектаклендә Бәләкәй башкисәр кыз ролен башкара. 2011 елдан Кече театр сәхнәсендә хезмәт итә башлый һәм хәзер дә шунда иҗат итә. Баштарак (җыйнак гәүдәле булу сәбәпле — буе 165 см) балалар өчен спектакльләрдә катнаша. Соңрак Распутин, Найденов, Толстой, Шварц, Андерсен, Шекспир әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара.

Уйнаган фильмнары үзгәртү

Кинода дебюты — 2012 елда уйнаган «Тикшерүче Никитин эше» (рус. Дело следователя Никитина) телесериалында эпизодик роль (Ступаковның дус кызы роле).
2012 елда «Эз» (рус. След) детектив сериалында уйный.
Кирилл Плетневның «6.23» киноновелласында өч баш геройның берсен уйный.
Эдуард Радзюкевичның «Allinclusive яки Барысы да кушылган-2» (рус. Allinclusive или Все включено – 2) кинокомедиясендә уйнаган төрек мафиози Башкорт-паша кызы Чәчәк роле танылу китерә.

  • «Футбол тирәли» (рус. Околофутбола, 2013, Таисия-Тая)
  • «Мәхәббәт көтмәгәндә килсә» (рус. Любовь нежданная нагрянет, мини-сериал, 2013, Оля)
  • «Клим» (режиссер Карен Оганесян, продюсер Александр Цекало, сериал, 2016, Алиса Валевскаябаш роль)
  • «Әтиемнең улы» (рус. Сын моего отца, режиссер Станислав Дремов, сериал, 2016, Рита Левина)
  • «Сигез яратучы хатын» (рус. Восемь любящих женщин, фильм-спектакль, режиссер Владимир Бейлис, 2016, Катрин)
  • «Толымлы кыз» (рус. Девушка с косой, 2017, Диманың хатыны Алена)
  • «Архитектор» (2017, Мария)
  • «Хатын-кыз эше түгел» (рус. Неженское дело, сериал, 2018)
  • «Практика. Икенче сезон» (рус. Практика. Второй сезон, 2018, Вика)
  • «Башка кан» (рус. Другая кровь, 2018, Ка Ли) һ. б.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү