Гөлназирә (җыр)
Гөлназирә (Гөлнәзирә, баш. Гөлнәзирә) — кыска көй формасында язылган татар һәм башкорт халык җыры, шулай ук уен формасындагы бию булып тора.
Гөлназирә | |
Сәнгать формасы | җыр |
---|---|
Жанр | кыска көй |
Әсәр яки аның атамасы теле | башкорт теле һәм татар теле |
Тарихы
үзгәртү1917 елда Газиз Әлмөхәммәтов башкаруында популярлаша.[1] 1938 елда Л. Н. Лебединский язып ала, соңрак Хөсәен Әхмәтовның «Башҡорт халыҡ йырҙары» китабында басылып чыга.
Билгеле шаян бию җыры. Көйдә интонация тоташ үсә, җырның башы өч тотнаклы, кушымтасы дүрт тотнаклы булуы белән үзенчәлекле. «Гөлназирә» җырын хор өчен — Александр Ключарев , Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле биюе өчен — Таһир Кәримов һәм Камил Рәхимов, тавыш һәм фортепьяно өчен С. Г. Шаһиәхмәтова эшкәртә.
Сүзләре
үзгәртү
Күршебезгә кунак килгән, Кушымта: Ай, елмай, бөгелмә, |
Сулар ага арыктан, Кушымта. Җир җиләге пешкән чакта Кушымта.
|
Башкаручылар
үзгәртүҖыр Газиз Әлмөхәммәтов, Хәнәви Шәйдуллин,[2], Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы[3], шулай ук башкорт җырчылары һәм биючеләре Рәвилә Хаҗиева, Хизбулла Зөбәйдуллин, Рәшидә Туйсина, Ә.Ә.Фәсхетдинов, Ф.Г.Амантаев, Айдар Зөбәйдуллин башкаруларында билгеле.
Чыганаклар
үзгәртү- Ключарев, А. Татар халык җырлары = Татарские народные песни / А. Ключарев. - Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1986. - 488б.: нот.белән.
- Башкортостан: Краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996. 672 с.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Исхакый Г. Эсэрлэр. - Т.8. - Казан: Татар. китап нэшр., 2001. - 447 б.
- ↑ Ул күпләрнең күңел түрендә.
- ↑ Татарстан җыр һәм бию ансамбле Уфада зур концерт күрсәтәчәк.