Әюпова Гөлнара Мияссәр кызы - яшь шагыйрә

Гөлнара Әюпова
Туган телдә исем Әюпова Гөлнара Мияссәр кызы
Туган 9 ноябрь 1971(1971-11-09) (52 яшь)
Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылы
Яшәгән урын Әлмәт районының Түбән Мактама
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әюпова Гөлнара Мияссәр кызы 1971 елның 9 ноябрендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында дөньяга килә. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Әлмәтнең 1 мәктәбендә урта белем ала. Яшьтән җырга-моңга гашыйк була, гармунда уйнарга да өйрәнә, шуңа күрә музыка белгече булырга хыяллана. Әмма моңа аның әти-әнисе катгый рәвештә каршы төшә. Ата-ана сүзенә каршы килмичә, Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. 1991нче елны училищены акушерлык һөнәре буенча бик яхшыга гына тәмамлап, Әлмәт бала тудыру йортында эшли. Түбән Мактама шифаханәсенә (1996) күчә, Казанда белемен күтәрә һәм янә, 2002 нче елда, Әлмәт бала тудыру йортына кире әйләнеп кайта.

Иҗаты үзгәртү

Гөлнара Әюпова шигырьләр язу белән балачактан мавыга. Ә инде соңрак бу шөгыльгә җитдирәк карый башлый. Тәүге шигырьләрен “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясенә алып килә. Редактор аңа булган иҗат җимешләрен композиторларга күрсәтергә тәкъдим итә. Шулай итеп, 1996 елда редакция аша җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдинов белән таныша. Беренче җырлары 1997 елда радио һәм телевидениедә яңгырый башлый.

Гөлнара Әюпованың дистәдән артык шигыре көйгә салынган. Алар Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Гүзәл Уразова, ИлСаф, Булат Нигъмәтуллин, Эльвира Хамматова, Диләрә Илалетдинова, Раяз һәм Рәсим Фасыйховлар һәм башка җырчылар репертуарына кергән. Аның иҗатында үз алымнары тоемлана, үз әйтер сүзе бар. Кызыклы гына шигырьләре вакытлы матбугатта басылып чыгып килә. 2016 елда шагыйрәнең “Көттергәнем өчен гафу ит...” дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар җыентыгы дөнья күрә.

Гөлнара Әюпова – яшь шагыйрә. 2015 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Бүләкләре үзгәртү

Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты

Чыганак үзгәртү

1. Г.М.Әюпова. Көттергәнем өчен гафу ит. – Әлмәт: Шәһәр типографиясе, 20016. – 125 б.

2. http//gulnaraa.jimdo.com