Григорий Күгешев

Кенәз Григорий Күгешев, Григорий Василий улы Күгешев (рус. Кугу́шев Григо́рий Васи́льевич, 1824 елның 5 (17) марты, РИ, Тамбов губернасы, Темников өязе, Акаево ― 1871 елның 21 сентябре (3 октябре), РИ, Мәскәү) ― прозаик, шагыйрь, драматург. Татар кенәзләреннән чыккан рус кенәзләре Күгешевләр нәселеннән. Роман һәм повестьлары өлешчә «Отечественные Записки» һәм «Русский Вестник» басмаларында, өлешчә аерым китап итеп басылган.

Григорий Күгешев

Тугач бирелгән исеме: Григорий Васильевич Кугушев
Туу датасы: 17 март 1824(1824-03-17)
Туу урыны: РИ, Тамбов губернасы, Темников өязе[d], Акаево[d][1]
Үлем датасы: 3 октябрь 1871(1871-10-03) (47 яшь)
Үлем урыны: РИ, Мәскәү
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы
Юнәлеш: проза, драматургия, шигърият
Жанр: роман, повесть,
Иҗат итү теле: рус теле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1824 елның 5 (17) мартында Тамбов губернасы Темников өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Ирмеш районы) Акаево авылында туган.

Петербургта һәм Мәскәүдә уңышлы уйналган[2] берничә комедия авторы: «Зәңгәр капот» (Голубой капот, «Пантеон»да[d] басылган, 1851), «Исемсез комедия» (Комедия без названия, шунда ук басылган, 1852), «Кохинка» (Беляев псевдонимы белән басылган) һ. б. Моннан тыш, «Корнет Отлетаев» («Русский вестник»та басылган, 1856 һәм аерым китап булып: М. 1858); «Тузан» (Пыль, «Русский вестник»та басылган, 1856 һәм аерым китап булып: М. 1858); «Ил гизүче», провинциаль тормыш эскизы (Странник, эскиз провинциальной жизни, «Отечественные записки»да басылган, 1857, т. 112); «Чит йогынты», роман (Постороннее влияние, М. 1858―1859, дүрт кисәк). Күгешев үз әсәрләрендә һичшиксез күзәтүчән булуын күрсәтә, ә «Корнет Отлетаев» әлеге әсәрдәге тормышын уен-көлкедә уздыруга багышлаган кавалерист тибы аркасында әле дә популярлыгын югалтмаган. Кенәз Григорий Күгешев 1871 елның 21 сентябрендә (3 октябрендә ) Мәскәүдә вафат булган, Новодевичий монастыренда[d] җирләнгән.

Бертуган энесе кенәз Флор Василий улы Күгешев[d] (1851–1881), шулай ук язучы, журналларда юмористик очерклар язуы белән билгеле.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. хәзерге Рязань өлкәсе Ирмеш районы
  2. Кугушев, Григорий Васильевич // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү