Төп менюны ачу

Григорий Евсей улы Зиновьев (чын исеме Евсей-Гершон (Һирш) Арон улы Радомысльский, 11 (23) сентябрь 1883(18830923), Елисаветград, Рәсәй империясе — 25 август 1936, Мәскәү, ССРБ) — Рәсәй инкыйлабчысы, совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.

Григорий Зиновьев
Grigorii Zinovieff 1920.jpg
Туган 23 сентябрь 1883(1883-09-23)
Елисаветград, Херсон губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 25 август 1936(1936-08-25) (52 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Үлем сәбәбе атып-үтерү[1]
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Берн университеты
Һөнәре актёр, сәясәтче
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Русия социал-демократик эшчеләр фиркасе һәм Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d]
Җефет Лилина, Злата Ионовна[d]

Commons-logo.svg Григорий Зиновьев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Херсон губернасы Елисаветград шәһәрендә сөт фермасы хуҗасы гаиләсендә туган. Яһүд милләтеннән. Берн университетында укыган (1906 да Русия инкыйлабында катнашыр өчен укуые ташлый). Февраль инкыйлабына кадәр Эсвичрәдә яши.

  • 1917—1926 да Петроград (Ленинград) шурасы рәисе, бер үк вакытта 1919—1926 да Коминтерн башкармасы рәисе, 1918 нең гыйнвар—мартында ҺББҮШ рәисе. Зиновьев һәм Каменев Октябрь инкыйлабының яшерен датасын матбугатта һәм Вакытлы хөкүмәткә фаш итә, шуның өчен Ленин Зиновьевны һәм Каменевны "сатлык җаннар" дип атый, соңрак Сталин бу вакыйганы еш искә төшерә һәм нәтиҗәдә кичерми.
  • 1927 дә беренче мәртәбә фиркадән чыгарыла.
  • 1928 дә фиркадә торгызыла һәм Казан университетында ректор булып эшли. 1931 дән РСФСР Мәгариф халык комиссарлыгы коллегиясе әгъзасы.
  • 1932 дә янә фиркадән чыгарыла, кулга алына һәм Костанайга сөрелә.
  • 1933 дә фиркадә торгызыла, «Большевик» журналының мөхәррирләр коллегиясендә эшли.

1934 нең декабрендә кулга алына һәм фиркадән чыгарыла. 1935 нең 16 гыйнварында ССРБ Югары Мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе тарафыннан 10 ел иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән; 1936 ның 24 августында «Берләшкән шура хакимиятенә каршы троцкий-зиновьевчылар үзәге» эше буенча үлем җәзасына хөкем ителгән, икенче көнне атып үтерелгән.

1988 нең 13 июнендә ССРБ Югары Мәхкәмәсе плнеумы карары белән акланган.

ГаиләсеҮзгәртү

  • Беренче хатыны — Сарра Наум кызы Равич (1879, Витебск — 1957). 1903 елдан РСДЭФ әгъзасы. Дүрт мәртәбә кулга алынган (1934193719461951). Сәламәтлеге какшавы сәбәпле 1954 тә иреккә чыгарылган.
  • Икенче хатыны — Злата Ион кызы Лилина (1882, Вильно губернасы —1929, Ленинград). 1902 елдан РСДЭФ әгъзасы. 1927 дә (ире белән бер үк вакытта) фиркадән чыгарылган, 1928 дә кире торгызылган. Үпкә рагыннан үлгән.
  • Икенче хатыныннан улы — Стефан Григорий улы Радомысльский (1908, Женева —1937), кулга алынган һәм атып үтерелгән[2]. Аның атыны Берта Җафарова (Левина) ике мәртәбә кулга алынган, сөргендә, ябылуда булган.
  • Өченче хатыны — Евгения Яков кызы Ласман (1894—1985). 1936—1954 дә төрмәдә һәм сөргендә булган.

ХәтерҮзгәртү

  • Кировоград шәһәре 1924—1934 елларда Зиновьевск дип аталган булган.

Моны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Breve historia del socialismo y del comunismo
  2. http://www.sakharov-center.ru/asfcd/martirolog/?t=page&id=12998