Гиви Джавахишвили

Гиви Дмитриевич Джавахишвили (гөрҗ. გივი დიმიტრის ძე ჯავახიშვილი; 18 декабрь 1912 ел, Тбилиси — 10 ноябрь 1985 ел, Тбилиси) — СССРның дәүләт эшлеклесе. 1953-1975 елларда Грузин ССРның Министрлар Советы җитәкчесе.

Гиви Джавахишвили
Файл:.jpg
Туган телдә исем гөрҗ. გივი ჯავახიშვილი
Туган 18 декабрь 1912(1912-12-18)
Тбилиси, Россия империясе
Үлгән 10 ноябрь 1985(1985-11-10) (72 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Гөрҗистан
 СССР
Әлма-матер Грузинский технический университет[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

 
Гиви Джавахишвили 1912 елда

Гиви Джавахишвили 1912 елда табиб Дмитрий Джавахишвили һәм Анна Магалашвили гаиләсендә туган.

1934 елда Кавказ аръягы индустриаль институтын тәмамлый; инженер-геолог.

1934—1941 елларда — гидрогеология партияләр начальнигы.

19411942 елларда — Тбилиси шәһәренең Орджоникидзе район партия комитеты инструкторы.

19421944 елларда — Грузин ССР Совнаркомының госплан бүлеге мөдире.

19441945 елларда — Грузия Коммунистлар парптиясе Үзәк комитетының ягулык һәм энергетика бүлеге инструкторы.

19471947 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының ягулык һәм энергетика бүлегенең бүлек мөдире урынбасары.

1947-1948 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының ягулык-энергетика сәнәгате буенча сәркатиб урынбасары һәм ягулык-энергетика бүлеге мөдире.

1948-1952 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының авыр сәнәгать бүлеге мөдире.

1952-1953 елларда — Тбилиси шәһәр советы башкарма комитеты җитәкчесе.

1952-1953 елларда — Грузин ССР Югары Советы җитәкчесе.

1953 елның апрель—сентябре — Грузин ССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.

1953-1975 елларда — Грузин ССР Министрлар Советы Рәисе.

1953-1975 елларда — Грузия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты бюросы әгъзасы; КПСС Үзәк комитеты әгъзасы (1956-1976 елларда), СССРның 4-9 нчы чакырылыш Югары Советы депутаты.

1975 елның декабреннән — союз әһәмиятендәге персональ пенсионер.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү