Һерман Греф

(Герман Греф битеннән юнәлтелде)

Һерман Греф, Һерман[1] Оскар улы Греф (алман. Herman Gref, рус. Герман Оскарович Греф, 1964 елның 8 феврале, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Казакъ ССР, Павлодар өлкәсе, Иртеш районы, Панфилово) — РФ билгеле топ- менеҗерларының берсе, 2007 елның көзеннән Саклык банкы президенты — идарә рәисе, 2000-2007 елларда РФ икътисади үсеш министры. 1 класслы РФ хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Икьтисад фәннәре ʜәмɜәты (2011). Еллык кереме $ 15 млн (2013), $ 13,5 млн (2015) булган. Саклык банкының 0,003096 % акциясенә ия[2].

Һерман Греф
Туган телдә исем Һерман Оскар улы Греф
Туган 8 февраль 1964(1964-02-08) (60 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Казакъ ССР, Павлодар өлкәсе, Панфилово
Милләт алман
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Омск дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре хокук белгече, банкир
Эш бирүче Сбербанк һәм Питырбур хөкүмәте
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Ленинградский народный фронт[d]
Җефет I Елена Великанова
II Яна Головина (Глумова)
Балалар улы, ике кызы
Ата-ана
  • Оскар Федор улы (?-1965), мɵһәʜдис (әти)
  • Эмилия Филипп кызы, икътисадчы (әни)
Бүләк һәм премияләре Александр Невсᴋи ypдиʜы (РФ)
3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ypдиʜы
4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ypдиʜы
Хөрмәт ypдиʜы (РФ)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d] (2011)
Сайт http://www.sberbank.ru
Култамагасы

 Һерман Греф Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 8 февралендә Казакъ ССР Пвлодар өлкәсе Иртеш районы Панфилово авылында сугыш вакытында Донбасстан сөрелгән өч балалы алман гаиләсендә төпчек бала булып туган. Яшь ярым булганда, әтисе Оскар Федор улы вафат була. Балаларны әнисе Эмилия Филипп кызы һәм әбисе тәрбияли. Мәктәптә укыганда спорт белән мавыга. 1982-1984 елларда Куйбышев өлкәсе Чапаевск шәһәрендә хәрби хезмәттә була. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Омск дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның юридик фаᴋүлтитын тәмамлый (1990). 1990-1993 елларда Ленинград дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның юридик фаᴋүлтиты аспирантурасында укый (фәнни җитәкчесе проф. Анатолий Собчак (ru). РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (рус. РАНХиГС) «Развитие и перспективы структурных институциональных реформ в российской экономике» темасына икътисад фәннәре ʜәмɜәтлыгына диссертация яклый (2011).

Хезмәт юлы үзгәртү

1990 елда Омск дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның юридик фаᴋүлтиты укытучысы.

1991-1998 елларда Πᴎтырбур мэриясендә эшли: Петродворец администрациясенең икътисади үсеш һәм милек комитетының юристконсульты вазифасыннан вице-губернaтьıp, шәһәр администрациясенең милек белән идарә итү комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр үсә.

Булачак РФ президенты В. В. Путин белән таныша. 2000 елда Һ. О. Греф җитәкләгән Стратегик эшкәртмәләр үзәге (рус. ЦСР) беренче мәртәбә президентлыкка дәгъва итүче В. В. Путинга икътисади программа әзерли.

1998-2000 елларда Стратегик эшкәртмәләр үзәге җитәкчесе булу белән бергә, РФ дәүләт милке министры урынбасары вазифасында да була.

В.В. Путин беренче мәртәбә президент булып сайлангач (2000 елның 26 марты), Һ. О. Грефны 2000 елларның беренче яртысында РФ хөкүмәтендәге (премьер-министр Михаил Касьянов) иң йогынтылы (Греф өчен махсус президент указы белән ике министрлыкны берләштереп ясалган) министрлыкларның берсе булган — РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгели.

2004-2007 елларда РФ хөкүмәтендә (премьер-министр Михаил Фрадков (ru)) шул ук вазифада.

2007 елның көзендә Саклык банкы президенты — идарә рәисе итеп билгеләнә, РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгында аны Эльвира Нәбиуллина (хәзерге РФ Үзәк Банкы җитәкчесе) алыштыра.

Гаилә хәле үзгәртү

Ике кат өйләнгән. Беренче никахыннан туган улы Олег (1982, әнисе Елена Великанова), Brayne консалтинг ширкәтенең идарәче партнеры.
2004 елда өйләнешкән икенче хатыны Яна Владимир кызы Головина (беренче ире буенча Глумова, 05.08.1975), икътисадчы, дизайнер, Хорошевск элиталы (түләүле: айга 51 мең сум) проһимназияне гамәлгә куючы[3]. Ике кызлары бар (2006, 2008).

Апасы Елена Оскар кызы (ире буенча Передрий), пединститут тәмамлаган, Находкада яши, «Приморье» банкы хуҗаларының берсе.

Абыйсы Евгений Оскар улы (08.09.1952), Омск эшкуары, «Технопарк» ҖЧҖ һ. б. ширкәтләр хуҗасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Herman Oskarovich Gref. Bloomberg.com
  2. Герман Греф. Биография. Информационное агентство INFOX.ru, 09.01.2018
  3. Татьяна Никитина. Зачем семье Германа Грефа собственная школа. Forbes Woman, 18.03.2015