Георгий Андреевич Ефимов (1928 елның 9 июле, Алгы Яндоуши, Канаш районы, Чуашстан — 30 октябрь 2005, Чабаксар) — чуаш язучысы, Чуашстанның халык язучысы, Чуваш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе. Чуашстанның халык шагыйре (1996). Халыклар Дуслыгы ордены иясе. Чуваш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), «Яшь гвардия» үзәк журналы премиясе лауреаты, Хузангай П. ис. Чуашстанның һөнәри Язучылар берлегенең әдәби премиясе лауреаты.

Георгий Ефимов
Туган телдә исем рус. Георгий Андреевич Ефимов
Туган 9 июль 1928(1928-07-09)
Канаш районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 30 октябрь 2005(2005-10-30) (77 яшь)
Чабаксар, Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре прозачы, шагыйрь, тәрҗемәче, язучы

Биографиясе үзгәртү

Булачак шагыйрь Чуаш Республикасының Канаш районы Алгы Яндоуши авылында 1928 елның 9 июлендә туа. К. В.Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры каршындагы театр студиясен тәмамлый. Ибрес районының күчмә театры актеры булып эшли.

1948-1953 елларда Георгий Ефимов Мәскәүдә яши. М. Горький исемендәге дәүләт әдәбият институтында укый. 1956 елдан СССР Язучылар берлегендә. Чуваш китап нәшрияты редакторы, Чуваш Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең әдәби консультанты булып эшли. 1955-1963 елларда - «Ялав» журналы баш мөхәррире, Чуваш Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, «Коммунизм ялавĕ» газетасының бүлек җитәкчесе, Чуваш китап нәшрияты редакциясе җитәкчесе.

2005 елның 30 октябрендә Чабаксарда вафат була.

Георгий Ефимов хезмәт ияләренең республика берләшмәсе эшендә актив катнаша, Чабаксар шәһәр депутатлар Советы депутаты, Чуваш Республикасы Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы була.

Китаплары үзгәртү

  • Ефимов, Георгий Андреевич. Дубрава [Текст] : стихи / Г. А. Ефимов. — Чебоксары, 1991. — 125 с.
  • Ефимов, Георгий Андреевич. Пӗрне-пӗри савсан [Текст] : Повеҫсемпе калавсем, аса илӳсем, сӑвӑсем / Г. А. Ефимов. — Шупашкар, 2002. — 381 с.
  • Ефимов, Георгий Андреевич. Телейсӗр чух телейлӗскер [Текст] : повеҫсем / Георгий Ефимов, 2005. — 352 с.* Ефимов, Георгий Андреевич.
  • Ӑшă кăмăл : сӑвӑсем / Г. А. Ефимов. — Чебоксары, 1953. — 79 с.
  • Ефимов, Г. Çамрăклăх / Г. Ефимов. — Шупашкар : Чăваш АССР государство изд-ви, 1955. — 86 с. — (Молодость).
  • Ефимов, Г. Акăшпи / Г. Ефимов. — Шупашкар : Чăваш АССР государство изд-ви, 1960. — 79 с.- (Лебедушка).

Чыганаклар үзгәртү

  • Георгий Ефимов [Текст] : [биобиблиогр. справка] / Союз писателей ЧАССР. — Чебоксары, 1988. — 7 с.
  • Алексеев, О. Поэт ячӗпе — асӑну / О. Алексеев // Хыпар. — 2008. — 15 чӳк. — С. 3.
  • Алексеев, О. Çырас ĕç — пурнăç тĕллевĕ / О. Алексеев // Хыпар. — 2006. — 9 чӳк. — С. 4.
  • Артемьева, Н. «Ҫитмӗл ҫул иртӗ-ши, ҫирӗм ҫул-ши?…» : [чӑваш халӑх поэтне Георгий Ефимова халаланӑ сӑвӑ] / Н. Артемьева // Хыпар. — 1998. — 23 утӑ.
  • Еливанова, Г. Халăх поэчĕ — халăхпах / Г. Еливанова // Хресчен сасси. — 2006. — 5 раштав. — С.