Галиулла Хәйруллин

Галиулла Хәйрулла улы Хәйруллин (1909 елның 2 мае, Чалпы авылы, Казан губернасы, Россия империясе2004 елның 2 мае) — шахтер, җитештерү алдынгысы, ССРБ көнчыгыш районнары (Караганда өлкәсе, Казакъ ССР) күмер сәнәгате министрлыгының «Карагандауголь» комбинатының «Молотовуголь» трестының 64 нче шахта узучысы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948). Мактаулы шахтер (1948). «Шахтерлар даны» тамгасының тулы кавалеры.

Галиулла Хәйруллин
Туган 2 май 1909(1909-05-02)
Үлгән 2 май 2004(2004-05-02) (95 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Казакъстан
Һөнәре шәхтүр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биография үзгәртү

Галиулла Хәйруллин 1909 елның 2 маенда Чалпы авылында (хәзер — Азнакай районы, Татарстан) крестьян гаиләсендә туа[1]. Кечкенәдән ятим. 1920 елда башлангыч мәктәпне тәмамлый.

14 яшендә мөстәкыйль рәвештә Донбасска күчеп китә. 1924 елдан Краснодон бистәсендә шахтада эшче булып эшли башлый. 1931 елның ноябрендә Карагандага күчеп килә, анда 2, 3 һәм 18 номерлы шахталарда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында 20 нче шахтада эшли. Сугыштан соң 64 нче шахтада узучылар бригадиры итеп билгеләнә.

Узу вакытында күп сугымлы методны кулланган, нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге арткан. Дүртенче бишьеллыкның (1946—1950) планнарын 2,5 ел эчендә үтәгән[2]. 1948 елда ун еллык норманы үти. 1948 елда «күмер чыгаруны арттыруда һәм хезмәтне оештыруның алдынгы методларын гамәлгә кертүдә, хезмәт җитештерүчәнлегенең сизелерлек үсешен тәэмин итүдә күренекле уңышлар өчен» Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә лаек була[3].

КПССның XX съездына делегат итеп сайлана.

1961 елда пенсиягә чыга[4]. 2004 елда вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. И в забой отправился парень молодой
  2. Галиулла Хайруллин
  3. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 28 августа 1948 года
  4. Галиулла Хайруллин

Чыганаклар үзгәртү