Галина Стаханова
Галина Стаханова, Галина Константин кызы Стаханова (рус. Галина Константиновна Стаханова, 1940 елның 12 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү) — совет һәм РФ кино, театр актрисасы. 200 дән артык фильмда һәм сериалда төшкән. Күбесенчә, икенче пландагы рольләрне һәм эпизодларны башкара, клипларда төшә, телесериалларда еш катнаша, характерлы образларны уйный.
Галина Стаханова | |
Туган исеме: |
рус. Галина Константиновна Стаханова |
---|---|
Туган көне: |
12 октябрь 1940 (84 яшь) |
Туу җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
киноактриса |
Карьера: |
1979 — х. в. |
IMDb: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1940 елның 12 октябрендә Мәскәүдә туган. Сугыш елларын гаиләсе белән Алматыда уздыра. Кечкенәдән актриса булырга хыялланса да, театр уку йортларына керергә кыюлыгы җитми. Үзенең хыялына якынаю максатында, 1960—1962 елларда Мәскәүнең Маяковский исемендәге театрында гример өйрәнчеге булып хезмәт итә. 1962—1964 елларда ГИТИСта тәэминат бүлеге башлыгы булып тора. 1965 елдан Мәскәү дәүләт университетының мәдәният йортында костюмер, «Мосфильм» киностудиясе төркемнәрендә администратор. Кино йолдызлары Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты Вера Пашенная (1887—1962), РСФСР халык артисты Наталья Гундарева (1948—2005) теләктәшлеге аңа кыюлык өсти, 1965 елда Мәскәү дәүләт университетының студентлар театрына (театр җитәкчесе Марк Захаров, соңрак Роман Виктюк) конкурс аша уза. Озак еллар төп эше белән бергә, әлеге театрда рольләр башкара. 1973 елда В. И. Ленин исемендәге Үзәк стадионның тәэминат бүлегендә эшли. 1985 елдан «Лужники» спорт сараенда өлкән контролер. 1982 елга кадәр Роман Виктюк театрында хезмәт итә.
Кинодагы карьерасы 1985 елда башлана. Евгений Евтушенко (1932—2017) «Детский сад» фильмында үзенең әбисен уйнарга чакыра[1]. «Мосфильм»ның сәнгать шурасы актрисаның кандидатурасын бик авырлык белән раслый. Әлеге фильмдагы Женяның әбисе роле — кинода уйнаган беренче роле була. Шул вакыттан бирле 200 дән артык фильмда һәм сериалда төшкән.
Гаилә хәле
үзгәртүИре—өйдәше (1960 еллар ахырында) — актер Ролан Быков (1929—1998)[2].
Кызы Мария (1975), медицина көллиятендә укытучы. Оныгы Лиза.
Әдәбият
үзгәртү- Октябрь аенда кабынган йолдызлар. Галина Стаханова. «Сөембикә», 2015 ел, октябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Детский сад». IMDb
- ↑ Галина Стаханова: Очень уж любвеобильным был Роман Быков. «Моя семья», 2014, февраль, № 08.