Наталья Гундарева

Наталья Гундарева, Наталья Георгий кызы Гундарева (рус. Ната́лья Гео́ргиевна Гу́ндарева, 1948 елның 28 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү2005 елның 15 мае, шунда ук) — совет, РФ кино һәм театр актрисасы, РСФСР халык артисты (1986), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (1984), РСФСР (1980), Ленин комсомолы (1974), РФ Президенты (2002) премияләре лауреаты. 1нче чакырылыш (1994—1996) Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Наталья Гундарева
Фото
Туган исеме:

рус. Наталья Георгиевна Гундарева

Туган көне:

28 август 1948(1948-08-28)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү

Үлем датасы:

15 май 2005(2005-05-15) (56 яшь)

Үлем җире:

РФ, Мәскәү

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

театр-кино актрисасы

Карьера:

1966 – 2001

Бүләкләр:
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе РСФСР дәүләт премиясе Ленин комсомолы премиясе «Бәллүр Турандык» премиясе

IMDb:

ID 0348039

n-gyndareva.ru

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 28 августында Мәскәүдә туган. Борис Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаган (Ю. Катин-Ярцев остаханәсе, 1971). 1971 елдан Мәскәүнең В. Маяковский исемендәге театрында хезмәт итә. Интеллигентлы, тыйнак итеп, аз гына иронияле уйнавы белән тамашачыны үзенә карата.

Театрдагы рольләре үзгәртү

Беренче роле — Александр Островскийның «Банкрот. Агай-эне – ак мыек» (рус. Банкрот. Свои люди-сочтемся) спектаклендәге Липочка роле зур уңыш китерә.

  • Мадам — Агент 00. — Генрих Боровик
  • Люська — Качу (рус. Бег) — Михаил Булгаков
  • Хатын-кыз — Ресторан янында басып торам (рус. Я стою у ресторана) — Э. Радзинский
  • Леди Гамильтон — Виктория?.. — Т. Реттиган
  • Катерина Львовна — Мценск өязеннән леди Макбет (рус. Леди Макбет Мценского уезда) — Николай Лесков
  • Леттис Дуффе — Сөю шәрабы (рус. Любовный напиток) — П. Шеффер
  • Огнева — Театр романы (рус. Театральный роман) — А. Н. Толстой

Фильмография үзгәртү

Кинодагы беренче зур роле — «Исәнме һәм сау бул» (рус. Здравствуй и прощай) фильмындагы Надя роле. «Татлы хатын» (рус. Сладкая женщина) фильмындагы Аня Доброхотова ролен башкаргач, танылу ала. «Сезне гражданка Никанорова көтә» (рус. Вас ожидает гражданка Никанорова) картинасындагы Катя Никанорова роле белән чын драматизмны ачып бирә. «Көзге марафон» (рус. Осенний марафон, 1980 елда Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясенә лаек була) фильмында яшерен хатын-кыз фаҗигасен күрсәтә.

Н. Гундарева башкарган образлар акыллы, тормышчан, нык, җанлы, юмор хисе белән өретелгән («Көз» (рус. Осень), «Подранки», «Бервакыт егерме елдан соң» (рус. Однажды двадцать лет спустя), «Ялгызакларга тулай торактан урын бирелә» (рус. Одиноким предоставляется общежитие), «Судья Иванованың шәхси эше» (рус. Личное дело судьи Ивановой), «Эт җыены» (рус. Собачий пир), «Ул» (рус. Оно), «Дульсинея Тобосская», «Бергамодан килгән Труффальдино» (рус. Труффальдино из Бергамо), «Мескен гусарны яклап сүз әйтегезче» (рус. О бедном гусаре вымолвите слово), «Үсмер» (рус. Подросток), «Балалар йорты хуҗабикәсе» (рус. Хозяйка детского дома), «Сентябрьдә бирелгән ял» (рус. Отпуск в сентябре) һ. б.)

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире (1973—1979 елларда) — театр режиссёры Леонид Хейфец (1934).
Икенче ире (1979 елда) — актер Виктор Корешков (1952—2011).
Өченче ире-өйдәше (1979—1982 елларда) — совет (соңрак АКШ һәм РФ) актеры Сергей Насибов (1958[1].
Дүртенче ире (1986 елдан) — актер Михаил Филиппов (1947). Балалары булмаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5

Әдәбият үзгәртү

  1. Дубровский В. Н. Гундарева. Актриса. М., 2000.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү