Галимҗан Раянов

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 148 нче гвардия артиллерия-миномёт полкы командиры, гвардия олуг сержанты

Раянов Галимҗан Раян улы (19071990) — 112-нче Башкорт атлы дивизиясе составындагы 148-нче гвардия артиллерия-миномёт полкының 3-нче батарея расчёты командиры. Гвардия өлкән сержанты[1].

Галимҗан Раянов
Туган 1907
Лаклы, Салават районы
Үлгән 1990
Лаклы, Салават районы
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре тракторист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d] һәм старшина[d]

Биографиясе

үзгәртү

Галимҗан Раян улы Раянов 1907 елда Уфа губернасы Златоуст өязе Тырнаклы улусы (ары — БАССР-ның Малаяз, шуннан — Салават районы) Лаклы авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Лаклыда рус-башкорт мәктәбендә белем ала.

Сугышка кадәр колхозда механизатор булып эшли.

1941 елның декабрендә Салават район хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафына хезмәткә алына.

Хәрби хезмәте

үзгәртү

112-нче Башкорт атлы дивизиясе формалаша башлаган чорда Раянов Галимҗан 101-нче аерым атлы-артиллерия дивизионы 120 миллиметрлы миномет батареясы расчёты командиры сыйфатында хезмәт итә.

Бу сугышларда күрсәткән каһарманлыгы өчен 96 сугышчы һәм командир бүләккә лаек була. Миномёт батареясы расчёты командиры Галимҗан Раян улы Кызыл Байрак ордены белән билгеләнә.

Сталинград операциясендә катнашып, гвардия өлкән сержанты Раянов Галимҗан Раян улы 300 километрдан артык юл үтә, дистәләгән авыл-шәһәрләрне фашист оккупациясеннән коткаруда катнаша.

1943 елның февралендә дивизия Донбасста дошман тылына кыю рейд оештыра һәм Чернухино станциясен яулый. Раянов командалыгындагы миномёт расчёты ныклы оборона тота һәм бик күп дошманны кыра.

1943 елның 23 февралендә Орехово районында дивизия атлылары 3-нче гвардия армиясе частьлары белән кушыла.

1943 елның сентябрендә гвардия өлкән сержанты Раянов Галимҗан Украинаның Чернигов өлкәсе биләмәләрен гитлерчылардан тазартуда катнаша. Дошман Днепр аръягына кача. Раянов үзенең расчёты белән уң ярга чыга һәм дошман атакаларын кире кага.

1943 елның көзендә Раянов Галимҗан Раян улы Белоруссия җирендә сугыша һәм Мозырь каласын азат итүдә катнаша.

Кыш үтеп, 1944 елның язы җитүгә, дивизия ССРБ дәүләт чиген үтә. Раянов һәм аның миномёт расчёты, дошманның Померания группировкасын юк итеп, Польшаны азат итүдә катнаша[2].

Берлин операциясе вакытында гвардия өлкән сержанты Раянов Галимҗан Раян улы Бранденбургны штурмлый. Каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә кыю командир:

  1945 елның 22 апрелендә иптәш Раянов Ленитц тораҡ пункты өчен сугышта, миномётыннан ут ачып, 13 немец солдатын юк итте. Дошман ныгытмага әйләндергән ике йортны җимерде. Тимер юл күперенә дүрт тапҡыр туры тидерде.

1945 елның 25 апрелендә Бранденбург шәһәре өчен сугышта үзенең миномёт уты белән өч кат калын такталар түшәлгән ике блиндажны ватты. Бер дошман пулемёты утын тончыктырды һәм кавалерия полкларына алга хәрәкәт итү мөмкинлеген ачты[2].

 

Шулай итеп сугышчы, Ленин, Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденлы 16 нчы Чернигов гвардия (112-нче Башкорт) атлы дивизиясе сафында Тыннан алып Эльбагача юл үтә.

Сугыштан соңгы тормышы

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәннән соң, Галимҗан Раян улы Хамматов исемендәге туган колхозында механизатор булып эшли. Гаилә кора, балалар үстерә.

Лаклы урта мәктәбенең «Кызыл канәфер» крайны өйрәнүчеләре белән очраша, 112-нче дивизияда хезмәте турында хатирәләре белән бүлешә.

Галимҗан Раян улы әз сүзле, тыйнак холыклы, оста куллы була: талны бөгеп каз оялары, кәрзиннәр үрә, көянтәләр ясый.

Бүләкләре

үзгәртү

Раянов Галимҗан Раян улының исеме Башкортстанда нәшер ителгән басмаларда[4] һәм БР-ның Салават районы Лаклы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлдәге исемлеккә кертелгән[5].

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • ЦАМО шкаф а, ящик 22
  • ЦАМО. Юбилейная картотека награждение, шкаф 52, ящик 15. Сан документа 84

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү