Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Габдулла Кариев музее (рус. Музей Габдуллы Кариева) — Татарстанның Норлат районы Күлбай Мораса авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Татар һөнәри театрына нигез салучы Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин, 18861920) тормыш юлы һәм аның туган авылы Күлбай Мораса тарихы белән таныштыра.

Габдулла Кариев музее
Нигезләү датасы 1988
Урын 423028 ТР, Норлат районы, Күлбай Мораса, Ленин ур., 28.
Директор Люзия Камил кызы Вәлиуллина
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

 
Габдулла Кариев

1986 елның 1 маенда, Габдула Кариевның 100 еллыгы уңаеннан, музейга нигез салынган. 1988 елның 22 апрелендә ачылган. Музейга нигез салучы — Х. К. Садретдинов (19291992). 1992 елданТР милли музее филиалы.

Бина үзгәртү

Музей 1960 елда салынган бер катлы кирпеч бинада урнашкан[1]. Музей каршында Габдулла Кариевның бюсты куелган. 2006 елда төзекләндерү эшләре башкарылган.

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы 224 кв. м. Фондта 1 мең саклау берәмлеге. Музейда 5 зал. Экспозиция Габдулла Кариевның 1915 елдан (Казанга килү вакытыннан) башлап тормыш юлы белән таныштыра. Авыл тарихы бүлеге XVI гасырдан билгеле булган авыл мәдрәсәсе тарихы белән таныштыра. Әлеге мәдрәсәне Габделҗаббар Кандалый, Миргазиз Укмасый, Габдулла Кариев тәмамлаган.

Авылда оешкан «Алга» күмәк хуҗалыгы тарихы турында мәгълүмат тупланган.

Этнография бүлегендә XX гасыр башында яшәгән авыл кешесенең көнкүрешен сурәтләүче җиһазлар, кием, читекләр тупланмасы куелган.

«Хәтер» залында сугышта катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат тупланган, Суслонгер лагерен үткән шәхесләрнең фотосурәтләре куелган. Авылдан чыккан күренекле мәдәният-әдәбият эшлеклеләренә аерым бүлек багышланган[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү