Габдрахман туган якны өйрәнү музее

Әлмәт районы Габдрахман авылындагы музей

Габдрахман авылы Туган якны өйрәнү музее (рус. Абдрахмановский краеведческий музей) ― Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылында 2022 елның 6 августында ачылган социаль-мәдәният оешмасы (музей). Әлмәт районы территориясендә ачылган 6нчы музей[1].

Габдрахман
туган якны өйрәнү
музее
Нигезләү датасы 2017
Урын 423441, РФ, ТР, Әлмәт районы, Габдрахман
Директор Эльмира Исмәгыйлева
Тышкы рәсемнәр
Музей интерьеры фотосурәтләре
Тышкы рәсемнәр
Музей төзелеше фотосурәтләре

Тарих үзгәртү

Музей 2017 елда төзелә башлаган. Музей Габдрахман авылында туган Тәхаветдиновлар һәм Җәләевлар гаиләсе тарафыннан бирелгән акчага әйдәүче архитектор Айрат Хәйретдин улы Хәмидуллин проекты буенча төзелгән[2][3]. Экспонатлар җыюда авылның 7 кешелек инициатив төркеме актив ярдәм күрсәткән[4].

Музей төзүгә «СМУ-8» ҖЧҖ коллективы (участок башлыгы Илшат Гаффаров) зур өлеш керткән [4].

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Әлмәт районы башлыгы Тимур Дмитрий улы Нагуманов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинов һ. б. катнашкан [4].

Тасвирлама үзгәртү

Габдрахман авылының Туган якны өйрәнү музее 450 кв. м мәйданлы бер катлы бүрәнә бинадан гыйбарәт.

Музей залларын бизәү белән ТР Милли музееның фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина һәм ТР Милли музее дизайнеры Эльвира Матвеева шөгыльләнгән.

Музейда 5 төр коллекция тәкъдим ителгән:

  • Дала һәм урман-дала табигый зоналары җәнлекләре һәм кошларының таксидермик фигуралары коллекциясе;
  • Музейда этнографик костюмнарның яңартып эшләнгән нөсхәләре коллекциясе, тарихи агач һәм балчык савыт–саба, йорт көнкүреше әйберләре, ХІХ гасыр азагы - ХХ гасыр башы хезмәт кораллары коллекциясе тәкъдим ителә;
  • Бөек Ватан сугышы чорындагы ату коралының яңартып эшләнгән нөсхәләре һәм макетлары коллекциясе;
  • Татнефть ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновның эш кабинеты предметлары коллекциясе;
  • Совет чорында авылдашларының нефть тармагында, авыл хуҗалыгында, мәгариф һәм социаль өлкәләрдә эшләвен күрсәтүче коллекция.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү