Тимур Ногманов
Тимур Дмитрий улы Ногманов (1983 елның 23 феврале, Казан, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы (2007—2013), Әлмәт муниципаль районы башлыгы (2019―2024 елларда). 2024 елның 15 ноябреннән ― ТР Рәисе ярдәмчесе һәм ТР Рәисенең Татарстан Дәүләт Советындагы Тулы вәкаләтле вәкиле
Тимур Ногманов | |
---|---|
Туган | 23 февраль 1983 (41 яшь) Казан, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан дәүләт финанс-икътисад институты |
Һөнәре | район башлыгы |
Тормыш юлы
үзгәртүТимур Ногманов 1983 елның 23 февралендә Казанда туа. Әтисе — Дмитрий Ногманов — Татарстан Республикасы финанс министры[1]. 2006 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
2000 елның беренче яртысында, студент чагында, «Остин» ҖЧҖ коммерция директоры (2002—2004), «Буа шикәр заводы» ААҖнең финанс бүлеге начальнигы (2004), Буа районының «Новые сахарные технологии» ҖЧҖ генераль директоры (2004—2006) була. 2006 елда Чүпрәле муниципаль районының «Борындык элеваторы» ААҖ генераль директоры булып эшли.
2007 елның июлендә, 24 яшендә Тимур Ногманов Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. 2007 елның августыннан декабрь аена кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе[2]. 2007 ел ахырында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайлана. 2013 елның гыйнварыннан 2019 елның 24 июненә кадәр — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.
2019 елның июнендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[3]. 2019 елның 4 июленнән — Татарстан Республикасы Эшкуарлык советы секретаре. 2019 елның 16 сентябрендә Шәһәр Советы утырышында Тимур Ногмановны Әлмәт районы башлыгы итеп сайлыйлар[4].
2024 елның 15 ноябрендә Әлмәт районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан[5].
2024 елның 15 ноябреннән ― Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе һәм ТР Рәисенең Татарстан Дәүләт Советындагы Тулы вәкаләтле вәкиле [6]
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән, ике баласы бар.
Бүләкләр
үзгәртү- 2013 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
- 2024 ― «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Who is Mr Нагуманов?
- ↑ Руководителем исполкома Дрожжановского муниципального района стал Тимур Нагуманов 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Тимур Нагуманов назначен и.о. руководителя исполкома Альметьевска
- ↑ Тимура Нагуманова избрали главой Альметьевского района Татарстана
- ↑ Эльза Кузнецова. Тимур Нагуманов ушел с поста главы Альметьевского района РТ. Татар-информ, 15.11.2024
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны киңәшчесе итеп билгеләү турында указны имзалады. Татар-информ, 15.11.2024
- ↑ Сәфәров Нагумановка «Татарстан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медален тапшырды. Татар-информ, 15.11.2024