Вәлиәхмәт Хәким
Вәлиәхмәт Хәким (1882-1970) - Финляндия мөселман җәмгыятенең беренче имамы. Бу вазифаны 1925 елдан 1962 елга кадәр башкарган. Сембер губернасындагы (хәзер Нижгар өлкәсендә) Зур Рбишча авылында туган. Күпмедер вакыт Ханкирмән (Касыйм) шәһәрендә имам булган. 1914 елда Финляндиягә күчеп Һелсинки шәһәрендә урнаша. Финляндия 1917 елдан Русиядән бәйсезлек алгач бу илдә татар җәмгыятен оештыру эшендә катнаша, җәмгыятнең рәисе булып тора. 1921-1921 елларда Советлар Берлегендә ачлык булган вакытларда американнар төзегән ARA оешмасы белән хезмәттәшлек иткән, күп татар шәхесләренә (Фатих Әмирхан, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Һади Атласый, Хәсәнгата Габәши, Мөхлисә Буби һ.б.) ярдәм посылкалары җибәргән. Алардан рәхмәт хатларын Миркасыйм Госманов Финлядиядән Казанга алып кайткан [1].
Вәлиәхмәт Хәким | |
---|---|
Туган | 1882 Сембер губернасы, Зур Рбишча авылы |
Үлгән | 31 октябрь 1970 Финляндия |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе, |
Һөнәре | имам |
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Миркасыйм Госманов. Каурый каләм эзеннән. Казан, ТКН, 1994