Владимир Бутлеров
Владимир Александрович Бутлеров (1864 елның 3 (15) апреле, Казан, Россия империясе — 1934) — Россия империясенең Дәүләт советы әгъзасы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе, алпавыт һәм эшмәкәр.
Владимир Бутлеров | |
---|---|
Туган | 3 (15) апрель 1864 |
Үлгән | 1934 |
Әлма-матер | Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүВладимир Бутлеров 1864 елның 3 (15) апрелендә Казанда рус химигы Александр Михайлович Бутлеров (1828—1886) гаиләсендә туа. Әнисе — Надежда Михайловна Глумилина (кияүдә — Бутлерова; 1828—1886), С. Т. Аксаковның туганы. Абыйсы — Михаил Бутлеров (1853—1931).
1883 елда көмеш медаль белән Ларин гимназиясен тәмамлый[1]. 1888 елда кандидат исеме белән Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетының табигый бүлеген тәмамлый.
1888 елда 1 нче артиллерия бригадасына хәрби хезмәткә керә. 1889 елда прапорщик дәрәҗәсендә запаска чыга. Ике ел дәвамында Псков губернасы Псков өязенең 2 нче участогы земство башлыгы булып хезмәт итә; соңрак Нократ губернасы Нулин өязенең 2 нче участогында. 1892 елда Бутлеров отставкага китү турында гариза бирә.
Отставкага чыккач, Пенза губернасының Городище өязендә урнаша һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Аның Сембер һәм Пенза губерналарында җирләре булган: 1906 елда — 3221 дисәтинә, 1907 елда — 2441 дисәтинә; 1916 елда Вологда губернасында — 1928 дисәтинә үз җире һәм 59915 дисәтинә посессион хокукта. 1910 елда ул Томаш тимер юлы төзелешенә концессия ала. 1896 елдан — Городище өяз төрмә бүлеге директоры. 20 елдан артык ул Городище өязе буенча мактаулы җәмәгать судьясы булган. 1897—1900 елларда — Городище өязенең 4 нче участогы земский башлыгы. 1899—1911 елларда — Городище өяз дворянлыгы җитәкчесе.
1906 елның 12 апрелендә Пенза губернасы земствосыннан Россия империясенең Дәүләт советы әгъзасы итеп сайлана; 1909, 1912 һәм 1915 елларда вәкаләтләр бетү сәбәпле яңадан сайлана[2].
II дәрәҗә Изге Анна (1902), IV (1907) һәм III (1909) дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.
Өйләнгән, өч баласы булган.
1934 елда вафат була.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Деятели России: 1906 г. / Ред.-изд. А. М. Шампаньер. — Санкт-Петербург, 1906. — С. 15
- Левенсон М. Л. Члены Государственного Совета по избранию: Действительный статский советник Владимир Александрович Бутлеров // Государственный совет: портреты и биографии. — 2-е изд. — Петроград: Тип. Петроградской тюрьмы, 1915. — С. 11.